Яңалыклар

Ташкичүдә балалар бәйрәме узды

1 июнь көнне Ташкичү авылында "Кызыклы уеннар" исемле балалар бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда катнаштылар: -йөгерү эстафетасы, -бәрәңге җыю уены, -җыр конкурсы, -шигырь конкурсы, -коллектив волейбол уены. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Ә күп балалы (6 бала) Әхмәтҗяновлар гаиләсе бу бәйрәмдә барысы да ярыштылар. Бәйрәмнең һәр катнашчысына...

1 июнь көнне Ташкичү авылында "Кызыклы уеннар" исемле балалар бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар төрле конкурсларда катнаштылар:

-йөгерү эстафетасы,

-бәрәңге җыю уены,

-җыр конкурсы,

-шигырь конкурсы,

-коллектив волейбол уены.

Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Ә күп балалы (6 бала) Әхмәтҗяновлар гаиләсе бу бәйрәмдә барысы да ярыштылар. Бәйрәмнең һәр катнашчысына истәлеккә кечкенә генә бүләк бирелде, дип хәбәр итә авылның китапханә мөдире С.Г.Мөхәммәтнәбиева.


Нет комментариев