Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташкичү авылында чишмә бәйрәме узды

Мусабай-Завод авыл җирлегендә тагын бер чишмә сафка басты. Шушы көннәрдә Ташкичү авылында «Дәүләт чишмәсе» бәйрәме узды. Көмеш балдаклар чыгарып агучы бу чишмә, авылның бик матур урынында урнашкан.

Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева үзенең чыгышында:

- Җирлегебездә халыктан җыелган үзара салым акчасына төзекләндерелгән икенче чишмә бу, әле шушы көннәрдә генә Мусабай-Заводта чишмә ачкан идек, - диде. - Авылларыбызның яме булган чишмәләребезне югалтмыйк, аларны пычранудан саклыйк, - дип мөрәҗәгать итте җирлек башлыгы. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин Ташкичү авылы халкының шатлыгын уртаклашып, аларны чишмә бәйрәме белән котлады. Бу төбәкнең чишмәләргә бай булуын, аларга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр, уен-көлке белән үрелеп барган бу бәйрәм халык күңеленә хуш килде. Чишмә янына җыелган олысы-кечесе үзебезнең җирлек үзешчәннәре башкарган дәртле җырларны тыңлап ял иттеләр, салкын чишмә суын эчеп, тәннәренә сихәт алдылар.

Авылыбыз горурлыгы - Ильмир Ямаловның төрле уен коралларында уйнавы, олы яшьтәге апаларның баянга кушылып җырлаулары, бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды. Ташкичү авылыннан Айсылу Зарипова, Әлфиназ Гыймаевалар авылдашларын тәмле чәй һәм кайнар коймак белән сыйладылар.

Җиребездәге кыйммәтләрнең берсе булган чишмәләребезне җанландыру - изге гамәл. Аларны карап-кадерләп тоту - авыл халкының изге бурычы.

Гөлшат Салихова,
Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев