Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тәмлене сорый тамак – кил әле монда, кабак!

Кабак – көзнең соңгы байлыгының берсе. Аны мөмкин кадәр күбрәк кулланыйк, чөнки ул организмны бик күп витаминнар белән баета.

Мәсәлән, һәркемнең авыз суларын китергән кабак бәлеше, кабак согы, кабак кайнатмасы, кабак токмачы, кабаклы соус, кабаклы аш-пюре һәм башкалар. Бүген без сезгә берничә рецепт тәкъдим итәбез.

Кабаклы смузи.

Кабак согы бик тәмле һәм файдалы. Бу рецепт белән ясалган смузи  беркемне дә битараф калдырмаячак.

Нәрсә кирәк булачак: 600 г кабак 400 мл су 100 мл сөт 3 баллы әфлисун 3 аш кашыгы бал ярты чәй кашыгы кардамон

Ничек әзерләргә: Кабакның йомшак җирен кисәкләргә бүлеп, аңа су кушып, пешереп чыгарырга кирәк. Аннан аларны судан алып, блендер белән ваклыйсың. Өстенә әфлисуннарның согын сыгып, аңа тәмләткечләр, бал һәм сөт саласың. Әзер кабак массасын матур бокалларга салып, кунакларга тәкъдим итәсе генә кала.

Кабаклы рулет

Ә монысы – чын-чынлап баллы десерт! Ул бик тиз әзерләнә һәм өстәлгә чыгару белән, юк була.

Нәрсә кирәк булачак: 500 г кабак 100 г он 3 данә йомырка 200 г шикәр комы 1 данә әфлисун 1 стакан абрикос повидлосы 10 данә өрек 50 г әстерхан чикләвеге.

Ничек әзерләргә: Кабакны шакмаклап турап, блендерда болгат. Аннан соң йомыркаларны шикәр комы белән куш та, аларны миксер белән яхшылап күперт. Шушы масса өстенә он, угычтан уылган әфлисун кабыгын һәм кабакның пюресын салып болгат . Ә хәзер шушы бисквитны табага агызып, духовкада 180°та пешерергә куярга кирәк. Эчлек өчен исә өрекне ваклап, повидло белән бута да, пешкән бисквит өстенә буя. Шуннан соң өстенә чикләвекләр сибеп, рулет итеп бөтерергә генә кирәк.

Кабактан тирамису ясыйбыз

Кабактан тирамису гадәти десертлардан шактый аерылса да, тәм һәм файдалылык ягыннан бер дә калышмый. Хәтта балалар да баш тартмас: чөнки кабакның тәме әфлисунныкына охшаш килеп чыгачак.

Ингредиентлар: 1. Кабак – 400 гр 2. Шикәр комы – 1 аш кашыгы 3. Әфлисун – 1 шт 4. Сөт өсте (сливки) – 200 мл 5. Йомшак сыр (сливочный сыр) – 200 гр 6. Шикәр комы пудрасы – 100 гр 7. Печенье – тәм буенча 8. Кофе – 50 мл 9. Какао-порошок – 1 бал кашыгы 10. Бөтнек – 1 сабак.

Әзерләү: Башта кабактан пюре ясарга кирәк. Әз генә суга салып, кабакны вак кисәкләргә бүлеп пешереп алыгыз. Әфлисунның юка гына итеп кабыгын салдырыгыз. Шикәр комы кушыгыз. Барысын бергә блендерда болгатып алыгыз.

Крем: Шикәр комы пудрасына сөт өстен салып болгатабыз. Сыр өстибез. Кофе пешерегез. Печеньены ваквак итеп төеп, кофега салыгыз. Кофе урынына какао да куллансагыз була. Стаканнар алып төбенә 2 аш кашыгы кабак пюресы салабыз. Өстенә печенье куябыз, какао сибәбез. Ак кремны өстибез, чираттагы кат – кабаклы-әфлисунлы пюре; кофелы печенье; какао. Бөтнек яфрагы белән бизибез. Табынга бирер алдыннан суыткычта 2-4 сәгать тотыгыз.

Фото: Дамира Гәбделхаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев