Табындагы ризык муллыгы – авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән ирешелә
Яңалыклар

Табындагы ризык муллыгы – авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән ирешелә

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Яңа поселогы мәдәният йортында районкүләм бәйрәм тантанасы узды. Һөнәри бәйрәмгә авыл хуҗалыгы тармагының алдынгы хезмәткәрләре җыелды.

Бәйрәм чарасында район башлыгы Камил Нәҗмиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелекне үстерү бүлеге башлыгы Сирин Нигъмәтҗанов, Яр Чаллы Башкарма комитеты муниципаль берәмлеге җитәкчесе Фәрид Сәлахов катнашты һәм чыгыш ясадылар.

 

Һөнәри бәйрәм чарасына килүче хезмәт алдынгыларын милли киемнәрдән район мәдәният хезмәткәрләре җыр-моң белән каршы алды.

Тантана башланганчы бәйрәмгә җыелган халык мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате җитештергән төрледән төрле азык-төлектән оештырылган бай күргәзмәне карады һәм сатып алучылар да байтак булды. Шуны әйтәсе килә, биредә сыйфатлы азык-төлек киң ассортименты һәм зәвык белән төрелгән булуы белән халыкның игътибарын яулады.

 

Яңа поселогында яшәүче үзмәшгуль Лилия Хәкимҗанованың «Ремесленный сыр»лары ассортименты ягыннан бай һәм ризыкларның уңайлы, матур капларга, савытларга салынган булуы белән сокландырды. «Закировлар гаилә умартачылыгы» продукциясе татлы, шифалы, затлы ризыктан гыйбарәт. Бал  төрле микъдардагы, матур савытларга салынган. Кәрәзле балның 250 граммлы рамнары, гадәтиләре сатуга куелган. Умартачылык продукциясеннән ясалган файдалы ризык, дәва чараларын бүләк итү өчен махсус савытларга салып «Бүләк җыелмасы» ясаганнар.

 

«Миннехуҗина» крестьян-фермер хуҗалыгы үзләрендә җитештерелгән сөт һәм сөт эшләнмәләре: каймак, эремчек, катык, сөт өсте; колбаса, йомырка, балны сатып алучылар өчен уңайлы  «Бакчасарай» исемендәге махсус (фирменный) савытларда тәкъдим иттеләр.

«Усадьба Касакина» шәхси эшмәкәрләр сөт һәм сөт эшләнмәләре белән данлыклы. Алар да бай ассортимент белән килгәннәр. Боерганнан шәхси эшмәкәр Арслановның «Ихластан» исемендәге ризыклары, аеруча ипекәй һәм камыр ризыкларын Тукай районы, Яр Чаллы халкы яратып ала. Яңа пешкән, сыйфатлы ризыклар – игенчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Тукай районы йөз аклыгы булган «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе үзләре иккән бодайдан тарттырылган оннан күпереп пешкән ипекәй,  камыр ризыклары белән сөендерде.

 

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район башлыгы Камил Нәҗмиев: «Хөрмәтле авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре, шушы өлкәдә тырышып эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары! Сезне район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Һөнәри осталыгыгыз, үзегезне аямыйча көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт итүегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә ихластан ныклы сәламәтлек, игелекле хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләләрегездә иминлек-тынычлык, муллык телим. Илебездә яшәүче халыкны икмәкле, мул ризыклы итү өчен сез ел әйләнәсенә авыр, җаваплы һәм игелекле эш башкарасыз. Икмәк – яшәеш чыганагы. Игенчелек, терлекчелек, орлыкчылык, үсемлекчелек тармагы хезмәткәрләренең тырыш хезмәте белән республика күләмендә алдынгы урыннарда барабыз. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, аграр секторда алдынгы технологияләр кертү, җиргә һәм ресурсларга сакчыл карашыгыз сәбәпле елның елында югары нәтиҗәләргә ирешәбез. Сез – яшь буынны тәрбияләүчеләр, сез – алар белән эш тәҗрибәгезне уртаклашасыз. Сез – аграр секторның ныклы нигезен салучылар. Шуңа да районның агросәнәгать тармагы заман таләпләренә җавап бирә. Җитештерү предприятиеләре, Россия күләмендә танылган эре оешмалар, гаилә фермер хуҗалыклары итчелек һәм кошчылык тармагын үстерүдә зур өлеш кертә. Туган илгә, җиребезгә мәхәббәтегезне тырыш хезмәтегез белән раслыйсыз. 

Сез – азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү белән беррәттән махсус хәрби операциядә ил иминлеген кайгыртучы хәрбиләргә, солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне намус эше дип саныйсыз. Бу – бердәмлек символы. Бу – патриотлык, бу – гражданлык бурычын зур җаваплылык белән үтәү.

Хөрмәтле коллегалар! Хезмәтегез сезгә канәгатьләнү  хисе бирсен!»  – дип изге теләкләрен ирештерде.

 

Әлфия Когогина: «Бу бәйрәмдә катнашуым һәм сезне котлап чыгыш ясавымны зур хөрмәт билгесе итеп кабул иттем. Бүген иртәнге чәемдә сезнең хакта, сезнең авыр да, җаваплы да, игелекле дә хезмәтегез хакында уйладым. Өстәлләребездәге хуш исле күмәч, тәмле акмай – сезнең тырыш хезмәтегез аша безгә килеп ирешә. Рәхмәт сезгә – Татарстаныбызга, Россиягә хезмәт итүегез өчен. Сез – илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен таңнан торып кояш батканчы зур эш башкарасыз. Хезмәтегез – изге, игелекле һәм зур хөрмәткә лаек. Сез – көн саен батырлык үрнәге күрсәтәсез. Барыгызны да ихластан бәйрәм белән тәбрик итәм. Хезмәтегез сезгә, гаиләләрегезгә зур табыш китерсен. Шушы тармакта эшләвегез белән үзегезне бәхетле итеп хис итсәгез иде. Шәхси тормышыгызда бәхет-шатлыклар телим, илебездә тынычлык-иминлек булсын!» – диде ихластан.

 

 

Фәрид Сәлахов: «Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре! Барыгызны да һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Сез – бүгенгебез, киләчәгебез имин булсын, илебез халкы, яшь буын – тук һәм сәламәт булсын өчен авыр һәм  җаваплы эш башкарасыз. Сез – ышанычлы партнер. Илнең промышленность һәм азык-төлек куркынычсызлыгын сезнең белән кулга-кул тотынып хәл итәбез. Ил куәтен арттыруда, агросәнәгать тармагын һәм промышленностьны үстерүдә бердәм булып, фикерләшеп эшләргә һәм яшәргә язсын»,  – диде. 

 

Сирин Нигъмәтҗанов: «Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТР премьер-министры урынбасары Марат Җәббаров исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Авыл хуҗалыгы тармагы – бик җаваплы, бик авыр хезмәт. Аны бары тик үз һөнәренең остасы һәм үз эшен яраткан кеше генә уңышлы башкара ала. Сезнең хезмәт җимеше республика күрсәткечләрендә чагыла. Республика буенча быел бөртеклеләрдән 4 млн. 600 мең тонна уңыш җыеп алдык. Ел саен 2 млн. тоннадан артык сөт савыла. Россия Федерацясе күләмендә Татарстан күптәннән I урында. Йомырка җитештерү буенча Россия күләмендә Татарстан беренче бишлеккә керә. Шуны әйтәсем килә, бу күрсәткечләрдә Тукай районы хезмәтчәннәренең өлеше зур. Ит җитештерү буенча «Кама беконы», «Чаллы-бройлер» ҖЧҖләре – алдынгылар сафында. Тукай районында тәүлегенә 90 тонна сөт савыла. Киләчәктә дә зур нәтиҗәләргә ирешергә язсын», – диде һәм коллегаларына уңышлар теләде.

 

Бәйрәм тантанасына җыелган хезмәтчәннәр район хакимияте тарафыннан ясалган мәдәни бүләкне – татар эстрадасы артисты Данир Сабировның чыгышын алкышлар белән кабул итте.


Нет комментариев