Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сургутта Габдулла Тукайга багышланган ачык дәрес үткәрәләр

Бу дәресне Сургут шәһәре милли-мәдәни мохтарияте оештыра. 22 апрель көнне,12:00 сәгатьтә Сургут шәһәрендә Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган ачык дәрес узачак. Бу дәресне Сургут шәһәре милли-мәдәни мохтарияте оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Әлеге чарада Пойково поселогыннан бик күп җырлар авторы, шагыйрә Фәния Харисова, Раушания Исхакова катнашачак....

Бу дәресне Сургут шәһәре милли-мәдәни мохтарияте оештыра.

22 апрель көнне,12:00 сәгатьтә Сургут шәһәрендә Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган ачык дәрес узачак. Бу дәресне Сургут шәһәре милли-мәдәни мохтарияте оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әлеге чарада Пойково поселогыннан бик күп җырлар авторы, шагыйрә Фәния Харисова, Раушания Исхакова катнашачак.

Дәреснең төп максаты - балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам, шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү, - ди оештыручылар.

Дәрес кысаларында Югра төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрәләр, аларның иҗат юллары белән танышу да көтелә. Керү ирекле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев