Суга батудан саклану чаралары
Быелгы җәй аеруча эссе һәм коры тора. Кешеләр эсселектән качып су буйларында ял итә. Су коену, азмы-күпме эссе кояш нурларыннан саклагандай тоела. Су өстендә бераз җиләс булу да халыкны су коенуга этәреп тора. Быел май аеннан ук су коену сезоны башланды. Республикабызның район, авылларында, шәһәрләрдә суга батучылар турында хәбәрләр еш ишетелеп тора. Күптән түгел генә үзебезнең районда да суга бату очрагы булды. Балаларның суга батуы аеруча еш очрый. Суга батудан саклану чарасын ни рәвешле күрергә, суга батучыны ничек коткарырга, аңа беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Күпләрне шушы сораулар борчый. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре райондашларыбызны, безнең җирлектә ял итүчеләрне куркынычсызлык чараларын күрү турында искәртә, файдалы киңәшләрен бирә.
• Белмәгән сулыкларга кермәгез.
• Ялгыз гына коенмагыз.
• Балаларны су буенда караучысыз калдырмагыз.
• Спиртлы эчемлек кулларнган булсагыз гомумән суга кермәгез.
• «Су коену тыела!» дигән билге торган сулыкларга якын килмәгез.
• Моторлы көймәләр, җилкәнле суднолар, көймәләр, баржалар, катерлар, метеорлар һәм башка су транспорт чаралары йөзгән җиргә якын бармагыз.
• Бергә ял итә торган кешеләрне ярдан, вышкадан, трамплиннан суга этеп төшермәгез.
• Өши башлаганчы су коенмагыз.
• Арып-алҗып, хәлегез беткәнче судан чыгыгыз.
• Әгәр дә йөзгән вакытта арысагыз паникага бирелмәгез – тынычлыкны саклап, яр буена йөзеп чыгарга тырышыгыз. Аркагызга ятып ял итегез, сулыш алуыгызны тигезләгез.
• Су агымына эләксәгез шул агым буенча йөзегез дә, уңайлырак урында ярга таба борылырга тырышыгыз.
• Суга егылган очракта үпкәгезгә мөмкин кадәр күбрәк һава алып, вертикаль халәтне алыгыз. Һич кенә дә паникага бирелмәгез. Тынычлык саклап үз көчегез белән ярга йөзеп чыгарга омтылыгыз.
• Арыган, алҗыган кешене судан чыгарганда аның артыннан килеп, кулларын иңгә алырга кирәк. Батучы кешене коткарганда да шушы ук кагыйдәне истә тотып эш итегез.
Сәхифәне Зәрия Вәлиева әзерләде.
/ Николай Туганов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев