Яңалыклар

Сөт җитештерү арта

Сөт җитештерү буенча районда тулаем савым тәүлегенә 90,5 тонна тәшкил итә.

Бу бер сыерга уртача 17,1 килограмм сөт туры килә дигән сүз. Үткән ел белән чагыштырганда район буенча тулаем тәүлеклек савым 10,2 тоннага арткан. Савым сыерлар 23 башка ишәйгән. Шул ук вакытта хуҗалыкларда язгы чәчүгә әзерлек кысаларында минераль ашламалар туплау эшләре дә бара. Район буенча әлегә барысы 2 мең 927 тонна минераль ашлама сатып алынган. 
 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев