Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларга социаль ярдәм чараларын Интернет аша билгеләтеп була

Социаль ярдәм чараларын билгеләтү өчен гаризаларны хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) электрон рәвештә биреп була. Бу гражданнарны социаль яклау органнарына барып йөрүдән азат итә, вакытны янга калдырырга булыша. Интернет аша түбәндәге төр гаризалар тапшырырга мөмкин: балалар бакчасына түләүдә төп һәм өстәмә компенсация өчен; 16 яшькә...

Социаль ярдәм чараларын билгеләтү өчен гаризаларны хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) электрон рәвештә биреп була. Бу гражданнарны социаль яклау органнарына барып йөрүдән азат итә, вакытны янга калдырырга булыша. Интернет аша түбәндәге төр гаризалар тапшырырга мөмкин:

  • балалар бакчасына түләүдә төп һәм өстәмә компенсация өчен;
  • 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие өчен;
  • пенсионерларга транспортта йөрү өчен бирелә торган айлык акчалата түләү (ЕДВ) өчен;
  • торак-коммуналь түләүләрдә инвалидларга субсидия-ташлама өчен;
  • күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче балаларга даруларга субсидия өчен;
  • күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь түләүләрдә субсидия-ташлама өчен;
  • күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга транспортта йөрүдә субсидия өчен.

Электрон хезмәтләрне алу өчен порталда шәхси кабинет аша «Социаль яклау: пособиеләр, түләүләр, субсидияләр» бүлегенә, аннары «Пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр билгеләтү өчен гариза бирү» бүлегенә керергә һәм кирәкле түләү төрен сайларга кирәк.

Аннары гариза җибәрүчегә аның үтәлешен күзәтеп торырга гына кирәк. Кагыйдә буларак, мөрәҗәгатьләр якынча ун көн эчендә карала.

Портал аша социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә уйлаган тукайлыларның esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) теркәлүләре шарт.

Сораулар булганда 71-32-00, 70-13-41, 70-00-57 телефоннарына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев