Социаль хезмәт күрсәтү өчен түләүләр артты
2018 елны җан башына билгеләнгән күләм арту, пенсия һәм айлык түләүләр индексацияләү, социаль хезмәт күрсәтүнең тарифлары үзгәрү сәбәпле, кайбер социаль хезмәт алучыларның социаль хезмәт күрсәтү өчен түләүләре дә артты, дип хәбәр иттеләр район социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре.
Өйгә барып хезмәт күрсәтү түләүсез, тулысынча яисә өлешчә түләү шартларында гамәлгә ашырыла. Хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән көнгә хезмәт алучының уртача җан башына кереме билгеләнгән 10 543 сумнан ким булса, яисә артмаса, социаль хезмәт күрсәтү түләүсез башкарыла.
Түләүле булган очракта социаль хезмәт күрсәтү өчен айлык түләү тарифларга нигезләнеп исәпләнә. 2017 елны социаль хезмәт күрсәткәндә азык-төлек сатып алу өчен айлык түләү 148 сум 74 тиен булса, 2018 елны бу төр хезмәт күрсәтү өчен 160 сум 36 тиен түләргә кирәк. Шунысын да истә тотарга кирәк: өйгә барып хезмәт күрсәткән очракта, айлык түләүләр хезмәт алучының җан башына уртача кереме һәм билгеләнгән күләм арасындагы аерманың 50 процентыннан артмаска тиеш. Социаль хезмәт алучының җан башына уртача кереме 12 мең дип алыйк. 12 000-10 543,50=1457,50. Әлеге санның 50 проценты якынча 729 булачак, димәк, бу очракта аена 1000 сумлык социаль хезмәт күрсәтелсә дә, хезмәт алучы өчен аның бәясе 729 сумнан артмый. Социаль хезмәт стационар рәвештә булса, түләүләр җан башына уртача кеременең 75 процентыннан артмавы зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев