Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узып баручы ел тукайлыларга шактый уңыш-сөенечләр китергән

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев: - 2016 елда Тукай районы үзендә беренче тапкыр спортлы туризм буенча республика чемпионатын уздырды. Без 13 районнан килгән спортчыларны каршы алдык. Киләсе 2017 елда да әлеге чемпионат безнең районда узар дип көтелә. Тагын бер казаныш - Круглое Поле кызы Камилла...

Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев:

- 2016 елда Тукай районы үзендә беренче тапкыр спортлы туризм буенча республика чемпионатын уздырды. Без 13 районнан килгән спортчыларны каршы алдык. Киләсе 2017 елда да әлеге чемпионат безнең районда узар дип көтелә. Тагын бер казаныш - Круглое Поле кызы Камилла Елисееваның Дөнья чемпионатында җиңүе һәм спорт остасы исемен алуы. 2017 елда авыл яшьләре өчен ике мөһим вакыйга булачак - Бәтке авылында универсаль хоккей тартмасы һәм Комсомолец поселогында мини-футбол мәйданчыгы төзеләчәк.

Боерган авылының китапханә мөдире Флүзә Сәлимова:

- Районда үзәк китапханәләр системасы тарафыннан беренче тапкыр «Библиокөз» фестивале уздырылды. Балалар бакчасына йөрүче оныгым Ильвина Әлифба китабын ятлап бетереп, әдәби китапларга күчте. Китапларга карата мәхәббәт миннән күчкәндер дип сөенәм. Яңа елга, һәркем кебек, мин дә якты өметләр, матур планнар белән керәм. 2017 елда китапханәбезгә - 70 ел, миңа 55 яшь тула. Ике вакыйганы берләштереп, бәйрәм үткәрмәкче булам.

Түбән Суыксу авылы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Нәзлия Шәймәрдәнова:

- 2016 елда яңа дуслар таптым. Төп дәүләт имтиханын яхшы балларга бирдем. Узып баручы елда күп кенә төбәк, район бәйгеләрендә катнаштым, хәтта призлы урыннар да алдым. Районның актив укучысы буларак, миңа бөек татар язучысы Г. Тукайның туган ягына сәяхәт юлламасы да бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев