Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Солдатка ярдәм” акциясе дәвам итә

“Гиндукуш” хәрби патриотик музеенда Донбасстагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы солдатларга өй токмачы әзерләү буенча өмә оештырыла дигәч, тыл ветераны Саҗидә әбиемнең Бөек Ватан сугышы елларында фронттагы сугышчыларга ярдәм җибәрүләре турында сөйләгәннәре искә төште.

1941-1942 елларда, сугышка хәтле булган запаслардан , фронттагылар өчен йон оекбаш, өч бармаклы перчаткалар, җылы шарфлар бәйләп җибәрә идек, дип сөйләгәннәре хәтергә уелып калган. Билгеле, бу эшләр арып-талып 12-14 сәгатьлек колхоз эшеннән соң: кемдер арыш урудан, көлтә бәйләүдән, кемдер элеваторга ашлык илтүдән, үгез җигеп җир сөрүдән соң, кич утырып сукыр лампа –чыра яктысында башкарылган. Һәммә эш хатын-кыз кулына калганлыгын искә алсаң – нинди фидакарьлек!

Өмәгә авылыбыз хатын-кызлары шактый җыелды, онын-йомыркасын үзләре белән алып килгән һәркем эшкә тотынды.

Сер түгел, өмә мохиты хезмәт җитештерүчәнлеген дә арттыра икән, бер сәгать дигәндә музейның “Батырлар” залының сәхнәсе җәелгән камыр, киселгән токмач белән тулды. Авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина биргән савытларга кипкән токмачны тизрәк тутырыр өчен, кызлар токмачны фен белән киптереп эшен бетереп тә баралар. Токмачны өйдә ясап китерүчеләр дә шактый булды.

Өмә булгач, гореф-гадәт шундый: токмачлар киселә торды, самовары кайный торды, җырлый- җырлый чөкердәшеп чәй эчәргә дә вакыт тапты өмәчеләр.

Куллар-беләкләр алҗыса да, күңелләре күтәрелеп, эшләгән эшләреннән канәгать калып, күрсәткән ярдәмнәренең изге икәненә горурланып таралды өмәче авылдашларым.

Кайбер “хәрби стратегларның” әйтүе мөмкин, ничәдер кило токмач белән җиңү яулап булмый дип. Ләкин монда “Юкәдә бит чикләвек”. Бу өмәләр шуны күрсәтә: соңгы елларда биек тимер коймалар, таш диварлар, тимер ишекләр артында күрше-күршедән, дус иптәштән ераклаша дип үзебезнең үк яшәү рәвешебезне тәнкыйтьләсәк тә, әле күңелләрне алай ук “мүк” басмаган икән бит.

эш- тау күчерә” ди. “Солдатка ярдәм” шигаре астында район буенча оештырылган бу өмәләр халыкның бердәмлеген, оешканлыгын, күңел күтәренкелеген, мохтаҗлар хәленә керүчәнлеген генә күрсәтеп калмый, ә бәлки сугыш кырларында бабайларыбыз күрсәткән каһарманлыкны, тылда әби-бабайларыбыз фидакарьлеген искә алып, аларга лаек булырга тырышу ятадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев