Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Солдат әниләре “Гиндукуш”та кунакта

Матур традиицяләрен дәвам итеп, “Гиндукуш” хәрби патриотик музее, 8 март- Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, Әфган сугышында һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә геройларча һәлак булган якташларыбызның әти-әниләрен кунакка җыйды.

Әфган һәм Төньяк  Кавказдагы сугышчан бәрелешләрдә 12 якташыбыз исән кайта алмады. Алар Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучылар иде.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан даими оештырылып килүче мондый чаралар җылы мохитта уза. Әти-әниләр башта музей залларында экскурсиядә булдылар, Үз балалары белән бәйле экспозиция алдында аеруча озак тукталдылар, хәтирәләр яңарды, күзләргә яшь тулды...

Ә “Гөлчәчәк” балалар бакчасы, Иске Абдул урта мәктәбенең 2,4 класс укучылары  әзерләгән концерт аларның күңелләрен күтәреп, бүгенге бәйрәм көнендә кәеф өстәде.

Бәйрәм белән кунакларны музей директоры Резеда Гарипова, авылның ветераннар һәм инвалидлар Советы рәисе Елена Вахитова, районның хәрби хәрәкәт ветераннары Координацион Советы рәисе Айбулат Якупов котладылар.

Сарман якларыннан музыкаль сәлам алып килгән ветеран-әфганчы Бәгзәр Фазлыев һәм Минзәлә районынан үзешчән композитор –башкаручы, бик күп хәрби-патриотик җырлар авторы Рөстәм Әхмәтхановның чыгышы кунаклар күңеленә аеруча хуш килде.

       Музей хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм табыны артында куакларыбыз әле озак кына аралашыып, гәпләшеп утырдылар, уйлары-моңнары һәм хәтирәләре бер үк булгангадыр тиз генә тараласылары килмәде.

“Җылы сүз җан азыгы” дигән татар халык мәкален искә төшерсәк, без бүген Ватан мәнфәгатьләре өчен гомерләрен биргән солдатларның әниләренә җан азыгы бирдек, күңелләрен-рухларын күтәрдек, яшәү яме өстәдек дисәк тә ялгыш булмас. Китәр алдыннан солдат әниләре Вера Петровна һәм Елена Алексеевна мондый җылы мохитлы чараны оештырганнары өчен музей хезмәткәрләре Резеда Гарипова һәм Лилия Гайнетдиновага зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Бүгенге бәйрәм чарасына “Гиндукуш” хәрби дан музее оештырган районкүләм “Солдат албомы: Әфган таулары кайтавазы”  эзләнү эшләре конкурсы җиңүчеләре: Мусабай урта мәктәбеннән Королева Карина (җитәкчесе Хамидуллина М.Н.), Бәтке урта мәктәбеннән Шигалиева Валеря (җитәкчесе Мохото А.Г.), Теләнче Тамак сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен интернет мәктәбеннән Войцеховский Данил (җитәкчесе Валиев Н.М.) чакырылган иде.  Балаларга оештыручылардан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр , ә җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.                                             

Айбулат Якупов, Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары координацион Советы рәисе.

/автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев