Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында сәламәтлекләре чикле балалар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Без бергә күбрәк булдырабыз» дип исемләнгән иҗат фестивале быел «Татарстан» совхозы поселогының мәдәният йортында үтте. Бу фестиваль «Өмет җилкәне» республика конкурсына зона буенча сайлап алу туры да булды. Конкурс май аенда Әлмәт шәһәрендә уздырылачак.

Фестивальдә районның 22 авыл җирлегеннән 70 бала катнашты. Чараның төп максаты - балаларга иҗади сәләтләрен сынап карарга, аларны үстерергә шартлар тудыру, яшьтәшләре белән аралашырга мөмкинлек бирү иде. Балалар үз эшләрен җиде номинация буенча тәкъдим иттеләр.

Чарада районнан гына түгел, күрше-тирә шәһәрләрдән дә кунаклар бар иде. Әлмәттән «Яз» хәйрия фонды вәкиле Светлана Симонова, Яр Чаллыдан «Спорт хәрәкәте» инвалидлар региональ ижтимагый оешмасы вәкиле Азат Хаҗиев Тукай районы балалары иҗатын югары бәяләде.

Чара үткәреләсе мәдәният йортына аяк басканда ук кечкенә кунакларны йомшак уенчыклар белән каршы алдылар. Аларны балаларга зур курчаклар булып киенгән мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бүләк итте. Сабыйлар мондый бүләкләргә бик сөенделәр, аларның кәефләре тагын да күтәрелде. Бу курчаклар аларны бәйрәмнең ахырына кадәр озатып йөрде.

Фестивальдә катнашучылар вокал, театр, хореография, рәсем, сәнгатьле сүз өлкәсендә көчләрен сынадылар. Фойедагы күргәзмәдә декоратив-кулланма сәнгать төрләре буенча эшләр урын алган иде. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның иҗат кырлары чыннан да бик киң: бәйләнгән чәчәкләр, квилинг, бисер үрелмәләр, рәсемнәр, аппликацияләр, оригами һ. б.лар. Фестиваль кунаклары аларның һәрберсен игътибар белән карады, күзәтте. Балаларның бу чарага бик җитди әзерләнгәннәре күренде. Алар өчен шулай ук мастер-класслар, аквагрим оештырылган иде. Чыгышлар шигырьләр сөйләүне, җырлар башкаруны, музыкаль инструментларда уйнауны, әкиятләр сәхнәләштерүне үз эченә алган иде. Балалар бик дулкынландылар, аларга кайбер мизгелләрдә зур курчаклар ярдәмгә килде.

Фестиваль килгән кунакларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды, алар балаларга моның өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә иҗатлары сүрелмәвен теләде. Жюри призлы урыннар билгеләсә дә, бәйрәмдә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады. Фестивальнең бер генә катнашучысы да бүләксез һәм игътибарсыз калмады, дип яза безгә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев