Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлекләре чикле балалар өчен депутат ярдәме белән иҗат фестивале үткәрелде

Күптән түгел ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән, «СМП-Нефтегаз» каршында оештырылган «Яз» хәйрия оешмасы сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Өмет җилкәннәре» дип аталган иҗат фестивале үткәрде. Фестивальдә Әлмәт, Зәй, Тукай районында яшәүче балалар катнашты. Алар «Сәнгатьле уку», «Башкару осталыгы», «Сынлы сәнгать», «Рәсем ясау» номинацияләрендә үзләрен күрсәтте. Башта «Өмет җилкәннәре»...

Күптән түгел ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәме белән, «СМП-Нефтегаз» каршында оештырылган «Яз» хәйрия оешмасы сәламәтлекләре чикле балалар өчен «Өмет җилкәннәре» дип аталган иҗат фестивале үткәрде. Фестивальдә Әлмәт, Зәй, Тукай районында яшәүче балалар катнашты. Алар «Сәнгатьле уку», «Башкару осталыгы», «Сынлы сәнгать», «Рәсем ясау» номинацияләрендә үзләрен күрсәтте. Башта «Өмет җилкәннәре» II төбәк фестиваленең финал туры Әлмәт шәһәрендә узды. Бу көнне балалар сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, Әлмәт шәһәр паркына, «Алсу» оек фабрикасына экскурсиягә барды. Соңрак, 19 майда, Иске Әлмәт мәдәният йортында үткән гала-концертта өч районнан килгән 190 бала чыгыш ясады, 58е призерлар дип танылды, шулар арасында 10 райондашыбыз дипломнарга ия булды. Чараны оештыручылар безнең районнан Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбенең аеруча актив булуын билгеләп үтә. Фестивальнең бүләкләү фонды 100 мең сум тәшкил итте.

Икенче ел рәттән «Өмет җилкәннәре» фестивале сәламәтлекләре чикле балалар арасында яңа талантлар ача. Тамашачылар да, оештыручылар да фестивальдә катнашучыларның тормышны яратуына, авырлыкларны җиңәргә омтылуларына соклануларын белдерәләр. Фестивальнең төп максаты - бу балаларның иҗади сәләтләрен ачу, үзләренә ышанычны арттыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев