Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәт яшәү рәвеше үзебез өчен кирәк

Олыгая барган саен кешенең организмы какшый, әле бер, әле икенче чир баш калкытырга гына тора. Табибка барсаң, хәзер әллә нинди әйбәт дарулар язып бирәләр, әллә нинди кыйммәтле анализлар ясатырга була анысы. Тик менә аптека киштәсе янына килеп баскач кына шаклар катасың: даруларның бәясе айлап түгел, көнләп күтәрелә. Пенсия акчасын кыйммәтле...

Без, мәсәлән, кичләрен 1,5-2 сәгать саф һавада, инде халык арасында киң тарала башлаган скандинавча йөрү белән шөгыльләнә башладык. Икенче ел инде һәм файдасын сизәбез - буыннар ныгыды, сызланулардан җәфа чикмибез. Быел инде башлангычка байтак кеше иярде һәм урам саен бер төркем таякларга таянып, байтак ара юл йөри, туктап, күнегүләр дә ясыйбыз. Кайбер көннәрдә бөтенебез бергә дә җыелабыз. Әнә шундый аралашу ялгызлыктан аралый (авылда ялгыз яшәүчеләр йорт саен диярлек), күңелне күтәрә, ә көр күңелле кеше тирәсенә чир бик елышмый.

Шуның өстенә атнаның һәр пәнҗешәмбесендә китапханә каршында эшләүче «Хатирә» клубына йөрибез. Анда әдәби дөнья белән танышабыз, «тәмлүшкәләр» пешереп килеп, гөрләшеп чәй эчәбез, ризык рецептларын алмашабыз, бәйләү белән шөгыльләнәбез. Бу җәһәттән тынгы белмәс китапханәчебез Тәнзилә Шәйхнуровага рәхмәт, дип хәбәр итте Күзкәйдән Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев