Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ә син «Якты юл»га язылдыңмы? Безнең тугры укучыларыбыз фикерләре

Минталип Миңнеханов, район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе: «Якты юл» («Светлый путь») газетасы тукайлыларга бик кирәк дип саныйм мин. Ул бердәнбер җирле басма, районның барлык яңалыкларын шуннан укып беләбез. Мин үзем кулда газета булганда телевизор карамыйм. Аннары, вакыт калса, яңалыкларга гына күз төшерәм. Газетада район хәбәрләре белән бергә республика яңалыклары чыгу да...

Минталип Миңнеханов,
район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе:

«Якты юл» («Светлый путь») газетасы тукайлыларга бик кирәк дип саныйм мин. Ул бердәнбер җирле басма, районның барлык яңалыкларын шуннан укып беләбез. Мин үзем кулда газета булганда телевизор карамыйм. Аннары, вакыт калса, яңалыкларга гына күз төшерәм. Газетада район хәбәрләре белән бергә республика яңалыклары чыгу да яхшы. Балаларны һәм яшьләрне әхлакый яктан тәрбияләүдә дә газетаның роле зур дип саныйм. Мәсәлән, ветераннар турындагы язмалар үзләре генә дә никадәр тәрбия бирә. Минем балалар да үз гаиләләренә район басмасын яздырталар. Укып барсыннар өчен газетадагы мәкаләләр буенча алар белән еш кына фикер алышам. Аннары, үзебезнең эшчәнлек буенча язмалар урнаштырабыз, белдерүләр бирәбез.

Гөлназ Зарипова,
Иске Җирекле күпфункцияле үзәк мөдире, Мәләкәс авыл җирлеге депутаты, район яшьләр парламенты рәисе урынбасары:

«Якты юл» газетасын да, аның электрон вариантын - сайтны да укып барам. Социаль челтәрләрдәге төркемнәренә дә һәрдаим кергәлим. Авылыбызда уздырылган чаралардан хәбәрләрне, фотоларны җибәрәм, аларны газета сайтында, яисә газетада күреп сөенәм. Газетаны Тукай районына кирәк дип саныйм, якташлар бер-берсенең һәм тулаем район яңалыкларын, уңышларын, кайгылы хәбәрләрен газетадан укып белә бит. Газета - ул безнең өчен уртак мәгълүмати мәйданчык. Ә киләчәктә мин газета битләрендә, сайтта күбрәк яшьләр турында, үз эшләрен ачып җибәргән эшмәкәрләр турында мәкаләләр күрергә теләр идем.

Резедә Мәүҗетова,
Яңа поселогы мәктәбенең татар һәм рус телләре укытучысы:

Газетаны бирегә күчеп килгәннән бирле - 33 ел алдырам инде. Һәр санын көтеп алам, яратып укыйм. Үземне аеруча кызыксындырган мәкаләләрне укып, фикеремне газета редакциясе белән дә уртаклашам. Шундый аралашу мөмкинлеге булуы белән дә бик кадерле газета. Район халкы гына түгел, ә шәһәргә күчеп киткән авыл балалары да укый «Якты юл»ны. Авылдашлары, туган-тумачалары турында мәгълүмат ала. Киләчәктә газетабыз битләрендә күбрәк гаилә проблемалары, яшьләр турында язмаларны күрергә теләр идем. Шулай ук «сары» темаларны да аз-маз яктыртырга кирәк дип саныйм. Соңгы вакытларда артистлар турындагы мәкаләләр күренә башлады, аларны бик яратып укыйбыз. Газетабызга уңышлар, иҗади ялкын, үткен каләм ияләре булуларын телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев