Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тылсымлы очрашу ФОТО

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә төрле чаралар даими үткәрелеп тора. Күптән түгел китап укучы-шигъри җанлы авылдашларыбыз, күрше авыл китапханәчеләре, Ташкичү авыл клубы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында, чын мәгънәсендә сихри очрашу узды. Чөнки бездә кунакта, безнең белән янәшәдә көләч йөзле, мөлаем, моңлы йөрәк иясе, гаҗәеп талантлы Рәзинә Сәетгәрәева үзе иде. Туган авылы...

Мусабай-Завод авылы китапханәсендә төрле чаралар даими үткәрелеп тора. Күптән түгел китап укучы-шигъри җанлы авылдашларыбыз, күрше авыл китапханәчеләре, Ташкичү авыл клубы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында, чын мәгънәсендә сихри очрашу узды. Чөнки бездә кунакта, безнең белән янәшәдә көләч йөзле, мөлаем, моңлы йөрәк иясе, гаҗәеп талантлы Рәзинә Сәетгәрәева үзе иде.

Туган авылы Бикләннең сихәтле һавасын сулап, шифалы чишмә суларын эчеп үскән шагыйрәнең иҗаты белән гәҗит-журнал битләре, басылып чыккан китаплары аша таныш идек. Ә инде шагыйрәнең үзе белән якыннан аралашу, шигырьләрен үз теленнән ишетү очрашуга килгән һәркемдә аңа карата соклану хисләре уятты.

Шагыйрә белән очрашу, әлбәттә инде шигырьсез узмый. Китапханәчеләр-Теләнче Тамактан Рамилә Сәгдиева, Иске Дөрештән Гөлфая Гыйлманова, урта мәктәп укучысы Зилә Гыймаева Рәзинә апаның шигырьләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыдылар. Шигырь уку белән беррәттән, кызыксындырган сорауларына да жаваплар алды алар.

Татар теленең язмышына үзенең мөнәсәбәтен белдереп иҗат иткән шигырьләре дә, яшьлек, мәхәббәт белән сугарылганнары да, шагыйрәнең күңел халәтен чагылдырганнары да бар иде алар арасында.

Рәзинә апа уз чиратында, яңа гына язылган шигырьләрен укыды, моңлы тавышы белән үзе иҗат иткән җырларын бүләк итеп, китап укучыларны сөендерде. Рәзинә апаның бик кызыклы әңгәмәдәш булуына сокландык. үзенең иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләп, рәхәтләнеп көлдереп, кичәдә катнашучыларның күңелен яулады. Очрашуыбызны Рәзинә апаның иҗат җимеше-районыбыз гимны белән тәмамладык, ихлас очрашу истәлеге итеп, фотога төштек. Кичәдэ катнашучылар шагыйрәнен иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштылар. Рәзинә апаның туганы, Мусабай-Заводта яшәүче Кадрия Гыйләҗева үзе язган шигырьләрен укыды. Аңа да иҗатының дәвамлы булуын теләп калабыз.

Өч сәгать вакыт бер мизгел кебек кенә узып китте. Җырлар, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барган кичәдән кунаклар ихлас канәгатьлек хисе алып таралышты. Күңелләрне яулап алган, бик күп матур сыйфатларга ия булган якташыбыз белән очрашуыбызга чиксез шатбыз. Рәзинә ападан алган җылылык безне рухландырыр, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә салынган дуслык купере ныклы булыр дип ышанабыз. Туган ягы белэн горурланып, тормышка гашыйк булып яшәүче, күңелне яулап алган шагыйрәнең матур-матур иҗат җимешләре туып торсын. Рәзинә апа иҗат иткән җырларны авылыбыз талантлары башкаруында да ишетергә язсын.

Алда тагын да очрашулар көтеп калабыз. Иҗат чишмәгез саекмасын, тагын да яңадан-яңа шигырьләрегез, матур көйләрегез белән халкыбыз күңелен яуларга язсын , Рәзинә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев