Шимбә саен ярминкә
Тукай районының авылхуҗалыгы ризыклары җитештерүче предприятиеләре, оешмалары, фирмерлар , эшмәкәрләр атна саен халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә актив катнашалар.
ГЭС бистәсенең “Төзүче” стадионы янында узган шимбәдә дә ярминкәдә ит ризыклары, сөт-май, бал, шикәр кебек ризыклар күпләп сатылды. Район һәм шәһәр халкы тукайлылар җитештергән яшелчәләрне дә күпләп сатып алдылар. Бәрәңге, кишер, аш чөгендере, кәбестә-суганга сорау күп булды. Тагы шунысы куанычлы, ярминкәдә бәяләр кибетләргә караганда күпкә арзанрак. Алдагы атнада да ярминкә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев