Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашлылар наркотикның үлемгә китерүен күрсәткән спектакль карады

Шилнәбаш мәдәният йортында наркотикларга каршы көрәш темасына багышланган чара узды. Башта алып баручы наркотик матдәләрнең зыяны, аларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләде. Әңгәмәдә тамашачылар да катнашты.

Әңгәмәдән соң «Маска» театр коллективы наркотикның үлемгә китерүен күрсәткән күренеш тәкъдим итте. Артистлар шулкадәр рольгә кереп уйнадылар, тамашачылар әлеге спектакльне тын калып карадылар. Ахырдан бу күренеш буенча һәркем үз фикерен әйтә алды. Кемдер геройны тәнкыйтьләде, кемдер аны жәлләде. Спектакльне сәхнәгә Гөлнара Садыйкова куйды.

Соңыннан «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» дигән дискотека оештырылды, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Ләйсән Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев