Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш балалары машина йөртүчеләргә хат яздылар

Язгы каникуллар алдыннан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү бүлеге башлыгы Резедә Гыйльметдинова Шилнәбаш мәктәбенә кунакка килделәр. Автоинспекторлар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аерата автомобиль юллары яныннан хәрәкәт итү, юл аша чыгу таләпләренә тукталдылар, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллануның кирәклеген ассызыкладылар. Чара ахырында юл...

Язгы каникуллар алдыннан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү бүлеге башлыгы Резедә Гыйльметдинова Шилнәбаш мәктәбенә кунакка килделәр. Автоинспекторлар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аерата автомобиль юллары яныннан хәрәкәт итү, юл аша чыгу таләпләренә тукталдылар, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллануның кирәклеген ассызыкладылар.

Реклама

Чара ахырында юл хәрәкәте иминлеген саклаучы яшь инспекторлар ЮХИДИ хезмәткәрләре озатуында мәктәп янындагы юлга чыктылар. Алар «Машина йөртүчегә хат» акциясе кысаларында әзерләнгән хатларын йөртүчеләргә тапшырдылар, дип хәбәр итә мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Екатерина Червякова.

Фото Шилнәбаш мәктәбе тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X