Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш авыл җирлегендә зират өмәләре үтте

Шилнәбаш авыл җирлегенә караган Тогаево һәм Шилнәбаш авылларында зират өмәләре үтте. Әлеге игелекле чарага яше-карты үзләренең эш кораллары белән җыелып килде. Шилнәбаш авылының православие зиратында үткән өмәгә 18дән артык, мөселман зиратына 14 кеше килде, Тогаево зиратында 30дан артык кеше төрле эштә катнашты. Өмә барышында зират территориясен төрле чүп-чардан арындырдык, тәртип...

Шилнәбаш авыл җирлегенә караган Тогаево һәм Шилнәбаш авылларында зират өмәләре үтте. Әлеге игелекле чарага яше-карты үзләренең эш кораллары белән җыелып килде.

Шилнәбаш авылының православие зиратында үткән өмәгә 18дән артык, мөселман зиратына 14 кеше килде, Тогаево зиратында 30дан артык кеше төрле эштә катнашты. Өмә барышында зират территориясен төрле чүп-чардан арындырдык, тәртип ясадык, печәнен чабып алдык. Әйтергә кирәк: мондый өмәләр авыл җирлегендә беренче ел гына үткәрелми, елдан-ел мондый игелекле чараларда кеше күбрәк катнаша. Форсаттан файдаланып, Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова исеменнән барлык авылдашларга рәхмәт әйтәбез. Игелекле гамәлегез үзегезгә икеләтә игелек булып, кире әйләнеп кайтсын, дип хәбәр итә Шилнәбаш авылының ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Нурзилә Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев