Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезне туган көнегез – гомер бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәбез! 

Хөрмәтле Фаил Мисбахович!

Энергиясе ташып торган, киләчәккә өметле адымнар белән атлап баручы җитәкче Сез. Район халкына ярап, аларның өметләрен аклап эшли беләсез. Без нәкъ менә шушыТукай районында  яшәвебез белән горурланабыз. Кая гына барсак та, кем белән генә очрашсак та, безнең район авылларының төзеклеге, матурлыгы турында һәркем мактап телгә ала. Чөнки район өчен башкарылган эшләрегез уч төбендәгедәй ярылып ята. Матур, эшләребез белән дан тотабыз икән, бу иң беренче чиратта безнең уртак тырышлык нәтиҗәсе. Киләчәктә дә бүгенгедәй бер-беребезне аңлап, ярдәм итешеп эшләргә насыйп булсын. Акыллы, кешелекле, ярдәмчел җитәкче буларак без Сезнең әле кичәктә дә зур уңышларга ирешеп, яңа үрләр яулавыгызга ышаныбыз.  
Фаил Мисбахович, әле тагын күп еллар эшнең тәмен татып, киләчәккә ышаныч һәм өмет белән яшәргә язсын. Озын гомер телибез без Сезгә. Яраткан эшегез шатлык-куанычлар гына китерсен, якыннарыгыз исән-сау булсын. Сәламәтлек, уңыш гомерлек юлдашыгыз булсын.


Хөрмәт белән, “Тукай Тепло-газ” ҖЧҖ директоры Мусанниф Ханов 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев