Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәеттә “Иң-иңнәр” бәйрәме узды

Сәет авылында үткәрелгән бәйрәмебезне "Иң-иң" дип атадык. Ни өченме? Чөнки 8 март - иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе. Безгә кунакка иң-иң кадерле кешеләребез - әниләр җыелды.Бәйрәм табынына кунакларны ике тапкыр җыйдык. Көндез Оргыды һәм Сәет авылларыннан өлкән буын апалар, ә кич белән яшьләр җыелды. Апаларыбыз бәйрәмдә мөнәҗәтләр әйтеп, илләребез, көннәребез...

Сәет авылында үткәрелгән бәйрәмебезне "Иң-иң" дип атадык. Ни өченме? Чөнки 8 март - иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе.

Безгә кунакка иң-иң кадерле кешеләребез - әниләр җыелды.Бәйрәм табынына кунакларны ике тапкыр җыйдык. Көндез Оргыды һәм Сәет авылларыннан өлкән буын апалар, ә кич белән яшьләр җыелды. Апаларыбыз бәйрәмдә мөнәҗәтләр әйтеп, илләребез, көннәребез имин булсын, дип догалар кылды.

Яшьләр төрледән төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачты.

Шулай булмыйча мөмкин дә түгел -чөнки бу бәйрәм көнендә безнең шатлыкларыбыз икеләтә иде. Безнең клубыбызда ремонт эшләре башланды. Авыл халкына бу шундый зур сөйенеч булды.


Без үз чиратыбызда "Ирек" җитештерү коотеративы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиевка рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безне шундый мул табын артына җыеп, бәйрәм үткәргәне, ял иттергәне һәм әле тагын бүләкләр дә таратканы өчен, дип хәбәр итә Сәет авылы клуб директоры Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев