Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәет халкы сайлауларда актив катнашты(фото)

Республика күләмендә барган мөһим вакыйгадан Сәет авылы халкы да читтә калмады. Сайлауларга иң беренчеләрдән булып Сабирҗанов Рамил килде. Ул: "Басуга тыныч күңел белән чыгып китәр әчен беренчеләрдән булып килергә тырыштым. Урак өсте, бик кызу эш булса да, киләчәкне сайлау да минем әчен мөһим, шуңа сайлауга ашыктым", - дип җавап бирде....

Республика күләмендә барган мөһим вакыйгадан Сәет авылы халкы да читтә калмады. Сайлауларга иң беренчеләрдән булып Сабирҗанов Рамил килде. Ул: "Басуга тыныч күңел белән чыгып китәр әчен беренчеләрдән булып килергә тырыштым. Урак өсте, бик кызу эш булса да, киләчәкне сайлау да минем әчен мөһим, шуңа сайлауга ашыктым", - дип җавап бирде. Шулай ук сайлауга яшь сайлаучыларыбыз да җаваплы караганнар. Бик озак көттермичә генә, Казан каласында укучы (КНИТУ)студент егетебез, Ирек Вәлиев тә кайтып житте. Ул да, "Минем өчен сайлау - бик җаваплы эш, үземнең киләчәгемне сайламый кала алмый идем", - диде. Тагын бер яшь сайлаучы Гәрәйшин Руслан да үзенә биргән кечкенә генэ бүләккә дә бик сөенде. "Мин монда бүләк алырга өметләнеп килмәгән идем", - диде. Гомумән алганда, сайлауларда халык бик актив катнашты, дип хәбәр итә Сәет авылының клуб мөдире Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев