Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” Бөтенроссия бәйгесе 21нче тапкыр уздырыла

Конкурсның төп максаты - тирән фикерле, аек акыллы, хезмәт сөючән, җәмгыятькә файдалы лаеклы алмаш әзерләүгә булышлык итү, ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. Иртәгә, 31 мартта, Казанның "Гаилә" мәчетендә Коръәнне һәм ислам, әхлак, рухи кыйммәтләребез нигезләрен иң яхшы белүчеләрнең ХХI Бөтенроссия бәйгесе - "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" конкурсы уздырыла. Бу хакта мәчетнең...

Конкурсның төп максаты - тирән фикерле, аек акыллы, хезмәт сөючән, җәмгыятькә файдалы лаеклы алмаш әзерләүгә булышлык итү, ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Иртәгә, 31 мартта, Казанның "Гаилә" мәчетендә Коръәнне һәм ислам, әхлак, рухи кыйммәтләребез нигезләрен иң яхшы белүчеләрнең ХХI Бөтенроссия бәйгесе - "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" конкурсы уздырыла. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.

"Мөслимә" газетасы мөхәррире, ТР Мөселман хатын-кызлары "Мөслимә" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира абыстай Әдиятуллина башлангыч биргән бәйге быел 21нче тапкыр уздырыла. Бәйгедә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 4 яшьтән 18 яшькәчә балалар катнашачак.

Оештыручылар әйтүенчә, конкурсның максаты - ислам традицияләрен үстерү һәм ныгыту; төрле мәдәниятлар арасындагы элемтәләрне көчәйтү; тирән фикерле, аек акыллы, хезмәт сөючән, җәмгыятькә файдалы лаеклы алмаш әзерләүгә булышлык итү; үсеп килүче яшь буында татар телен һәм мәдәниятен, рухи кыйммәтләрне сакларга омтылыш уяту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев