Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлау комиссиясе: Конституциягә тавыш биргәндә балалар белән килмәскә киңәш итәбез

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, тавыш бирү контактсыз булачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе татарстанлыларга балаларны РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенең сайлау участогына алып бармаска киңәш итте. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Татарстанлыларның шундый традициясе бар: алар, гадәттә, гаиләләре белән тавыш бирергә килә. Әмма без балалар белән гомумроссия тавыш бирүенә килергә киңәш итмәс идек», — диде ул.

Аның сүзләренчә, коронавирус таралу ихтималы сәбәпле, тавыш бирү контактсыз булачак. «Үзәк сайлау комиссиясенең бурычы — тавыш бирүдә катнашучылар арасында элемтәләрне азайту. Мәсәлән, тавыш бирергә килгән кеше паспортын ачып күрсәтергә генә тиеш була», — дип аңлатып үтте Андрей Кондратьев.

«Моннан тыш, сайлау участокларында буфетлар эшләмәячәк, тавыш бирү тоткарлыксыз узачак. Тавыш бирүче үзе белән паспорт кына алырга тиеш була. Битлек, перчаткалар, антисептик һәм ручканы тавыш бирү урынында да алырга мөмкин», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев