Сәхнәдә милли көрәш ветераннары!
Яңалыклар

Сәхнәдә милли көрәш ветераннары!

Ветераннар - чемпион тәрбияләүчеләр, милли көрәшне саклаучылар.

Гыйлаев Айрат Таһир улы – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, грек-рим көрәше буенча Россия Федерациясе чемпионы, билбау һәм грек-рим көрәше буенча Россия Федерациясенеӊ спорт мастеры, көрәш буенча 13 тапкыр Россия Федерациясе һәм 13 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы.

Гыйлаев Ильяс Мәхмүт улы – Татарстан Республикасы чемпионаты призеры, көрәш буенча күп тапкырлар Тукай районы сабан туе призеры.

Хәмитов Рәкыйп Хатип улы – 6 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, көрәш буенча 2 тапкыр Россия Федерациясе чемпионы, 5 тапкыр Тукай районы сабан туе батыры, 16 тапкыр Яр Чаллы шәһәре сабан туеның абсолют батыры.

Әхмәтҗанов Рафаэль Хәниф улы – үз авырлык үлчәвендә 6 тапкыр Тукай районы Сабан туе чемпионы, 2 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, көрәш буенча күп тапкырлар Яр Чаллы шәһәре сабан туйлары призеры.

Гыймадиев Рәис Мөбәрәк улы – 3 тапкыр Тукай районы сабан туеның абсолют батыры, 3 тапкыр Яр Чаллы шәһәре сабантуе чемпионы, көрәш буенча 3 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев