Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сарман юлы ремонтка ябыла

Юл төзүчеләр бу эшкә 27 июньнән тотынырга җыена, ремонт 5-6 июльгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Машина йөртүчеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә кирәк булачак. Дүшәмбе көнне тиешле хезмәтләр катнашында урынга чыгып район башлыгы Васил Хаҗиев үткәргән сөйләшүдә юлны вакытлыча ябып торырга дигән карар кабул ителде. Бу юл төзү буенча технологияләрне үтәү максатыннан...

Юл төзүчеләр бу эшкә 27 июньнән тотынырга җыена, ремонт 5-6 июльгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Машина йөртүчеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә кирәк булачак. Дүшәмбе көнне тиешле хезмәтләр катнашында урынга чыгып район башлыгы Васил Хаҗиев үткәргән сөйләшүдә юлны вакытлыча ябып торырга дигән карар кабул ителде. Бу юл төзү буенча технологияләрне үтәү максатыннан эшләнә, ремонттан соң өслек тигез һәм җөйләрсез булырга тиеш. Әмма аграрийларны машиналарның игеннәрне таптап басу өстеннән йөрүләре борчый, меңләгән кош асрала тораган «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте объектларына азык китерү мәсьәләсе дә килеп баса. Ремонт вакытына барысына да җайлашырга туры киләчәк, шул вакытка Түбән Суыксу-Борды-Мус. Завод яисә «Татарстан» совхозы поселогы аркылы йөрергә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев