Сан алуга әзерлек бара
2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Россия буенча авыл хуҗалыгында сан алу чарасы үтә. Районда әлеге кампания чорында барысы 29819 объект тикшереләчәк, дип белдерә район статистика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхуллина. Әлеге объектларның 211е крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр, 84е бакчачылык берләшмәләре һәм алардагы 5835 участок, 23689ы шәхси ярдәмчел хуҗалыклар....
2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Россия буенча авыл хуҗалыгында сан алу чарасы үтә. Районда әлеге кампания чорында барысы 29819 объект тикшереләчәк, дип белдерә район статистика бүлеге башлыгы Гөлназ Шәйхуллина. Әлеге объектларның 211е крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр, 84е бакчачылык берләшмәләре һәм алардагы 5835 участок, 23689ы шәхси ярдәмчел хуҗалыклар. Сан алуны башкарып чыгу өчен районда 10 инструкторлык участогына берләшкән 61 сан алу участогы булдыру, инструктор һәм сан алучы эшенә 71 кешене җәлеп итү планлаштырыла.
14 июньнән 20сенә кадәр сан алучылар объектлар буйлап алдан йөреп чыгачаклар, 1 июльдән 15 августка кадәр сан алу, 16 августтан 22сенә кадәр объектларны кабат йөреп чыгу оештырыла. 23 августтан 3 сентябрьгә кадәр документлар Татарстанстатка әзерләнә. Инструкторлар авыл җирлекләре һәм мәдәният йорты биналарында, Кече Шилнәдә «Камский» ҖК бинасында эшләячәк. Сораштыруда катнашучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җир участокларыннан ни рәвешле файдаланулары, инновацияләр (су сиптерү, биоэнергетик корылмалар, терлекчелек фермаларында чистарту корылмалары, технологик процессларның үтәлешен контрольдә тоту өчен дистанцион системалар һ. б.) кулланулары, бюджет чаралары һәм кредит ресурсларының үтемлелеге турында сораулар биреләчәк.
Сан алуның якынча йомгаклары 2017 елның дүртенче кварталына, соңгы нәтиҗәләр 2018 елның дүртенче кварталына әзер булыр дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев