Салым түләр чак җитә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы «Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 16.09.2022 ел, № 341-6 закон кабул итте.
Документ IT-компанияләр һәм Иннополис эшкуарлары өчен ташламалы салым ставкасын 2025 елның 31 декабренә кадәр озайта. УСН буенча түбәнәйтелгән ставкалар – салым салу объекты буенча «керемнәр минус чыгымнар» – 5 %, ә «керемнәр» объекты буенча 1% – 62 һәм 63 ОКВЭД буенча эшчәнлек төрләре булган компанияләргә кагыла. Бу – мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге эшчәнлек, шулай ук компьютер белән тәэмин итүне үстерү, консультация һәм аңа бәйле хезмәтләр. Шул ук вакытта әлеге эшчәнлек төрләре керемнәре буенча иң чик күрсәткечләре 90%тан 70%ка кадәр киметелгән. Иннополиста 545 компания теркәлгән, шуларның 80е салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча эшли. Бу – күбесенчә кечкенә компанияләр һәм стартап проектлары. Россия Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе мәгълүматлары буенча, Иннополиста салым ставкасын киметкән салым түләүчеләр саны 2020 елда – 32, 2021 елда 57 булган. 2020-2021 елларга салым ташламаларының гомуми суммасы 67 млн. сумнан артып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев