Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланганны Ходай саклар

Елан чаккач беренче ярдәм күрсәтү Җәй көне халык табигатькә чыга. Урманнарда, елга-күл буйларында ял итә. Табигатькә хозурлану, саф һавада булу – сәламәтлек өчен яхшы. Ләкин, кеше сәламәтлегенә куркыныч яный торган бөҗәкләр, кимерүчеләр, еланнарның булуын да онытмаска тиеш.  

Агулы елан чакса, аллергиягә каршы торучы препарат кабул итәргә һәм аннан соң бик күп итеп газланмаган су эчәргә кирәк. 
Елан чакканнан соң була торган симптомнарны җиңеләйтү өчен аллергиягә каршы булган дарулардан бер сәдәф  (бер төймә дару) кабул итәргә һәм хастаханәгә барганчы күп итеп чиста су эчәргә киңәш ителә. 
Моннан тыш, елан чакканнан соң кимендә ике-өч сәгать эчендә  медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Елан агуында булган токсиннарга  кеше организмы төрлечә реакция бирә. Аллергия реакциясе булу да бик ихтимал. 
Кан оешу сәләте түбән булган кешеләрне аерым төр дәвалау каралган. Белгечләр, елан чаккан урыннан өскәрәк (югарырак) жгут салырга киңәш итми, чөнки бу процедура  организмга начар йогынты ясый. Шулай ук, салкын компресслар һәм җәрәхәтне (елан чакканнан ясалган яраны) бетерергә тырышу да ситуациянең начараюына китерә.
Токсикологлар сыворотка кабул итүгә бик җитди карарга куша. Үз белдегең белән сыворотка кертү бик куркыныч. Сыворотка табиб кушуы буенча һәм, һичшиксез, медицина учреждениесенең реанимация бүлегендә кертелергә тиеш, чөнки аллергик шок булу куркынычы бар.
Урманга бару алдыннан кием сайлауда игътибарлы булу сорала. Аякка кроссовка, кеды яки резина итек кию иң яхшысы. Кыскасы, аяк табанын, йөзен тулысынча каплап торган аяк киеме кияргә кирәк. Үзегез белән аллергиягә каршы дару йөртегез. Шулай ук, һәрвакыт чиста (газсыз) су алырга тырышыгыз. 
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев