Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкатьле булсын сабыйлар!

Күптән түгел Шилнәбаш авылы китапханәсе һәм «Тополек» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар «Бөтенроссия шәфкатьлек һәм толерантлылык» акциясендә катнаштылар.

Рухи-әхлак тәрбиясе бирүгә юнәлдерелгән, «Йөрәкләрне шәфкатькә баетыйк!» девизы белән узучы әлеге чараның бурычы – киң күңелле булу, сабырлыкны чыныктыру, ярдәмләшү турында сөйләү, бербереңә карата игътибарлы булырга кирәклеген искәртү иде.

Атналык кысаларында без, китапханә хезмәткәрләре һәм балалар бакчасының «Каенкай» мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Елена Ванюшина балалар өчен махсус чара әзерләп уздырдылар. Анда алар сабыйлар белән халыкара шәфкатьлелек көненә багышланган «Игелек чәчәге» исемле мастер-класста балаларны матур итеп чәчәк ясарга өйрәттеләр һәм чара ахырында аларның һәркайсының кулында бүләк итәрлек матур чәчәк пәйда булды. Шулай ук игелек атнасы уңаеннан «Киң җиһанда» исемле толерантлык дәресе үтте. Анда безнең китапханә һәм тәрбиячеләр балалар белән янә игелек, шәфкатьлелек, киң күңелле булу, яхшылык турында сөйләштеләр, фикер алаштылар. Шулай ук «Маугли», «Ал чәчәк», «Салтан патша турында әкият», «Шыксыз үрдәк», «Максимка» кебек төрле ил язучылары иҗат иткән балалар әсәрләре аша әйбәтлек һәм начарлык мисаллары белән таныштылар, ни өчен нәкъ менә кеше учының игелек символы булуы турында да мәгълүмат алдылар. Сабыйлар бердәм һәм дус команда булып «Толерантлык планетасы» дигән плакат ясадылар, анда краскага манылган, төрле төстә булган үзләренең уч эзләрен калдырдылар, «Игелек кояшы» плакатына да тырыша-тырыша йөрәк фигураларын ябыштырдылар.

Уздырылган чарадан балалар яхшы, тәрбияле кешеләр белән аралашуы, яшәүе рәхәт тә, күңелле дә икәнен аңлап, дөрес нәтиҗәләр ясадылар. Аннары һәммәсе дә истәлеккә күмәк фотога төште.

Гөлнара Шамгунова Шилнәбаш авылы китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев