Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабыр булу өчен нинди дога укырга?

"Якты юл" газетасы сайтында җомга саен укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары һәм аларга җаваплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алдагы соруны Фәнис исемле укучыбыздан алдык. Сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җавап бирә. Сорау: Минем холкым бик кызып китүчән, кискен сүз әйтеп, туганнарым, тормыш иптәшем, балаларны да үпкәләткән чаклар була....

"Якты юл" газетасы сайтында җомга саен укучыларыбызның Ислам диненә кагылышлы сораулары һәм аларга җаваплар белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алдагы соруны Фәнис исемле укучыбыздан алдык. Сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов җавап бирә.

Сорау: Минем холкым бик кызып китүчән, кискен сүз әйтеп, туганнарым, тормыш иптәшем, балаларны да үпкәләткән чаклар була. Сабыр булу өчен нинди дога укырга кирәк? Ә бәлки өшкерү кирәктер, моны ничек белергә?

Җавап: Пәйгамбәребезгә һәм сәхабәләргә ничек авыр булганын беләбез. Сәхабәләр очырашып сөйләшкәннән соң бер-берсенә "Гасыр" сүрәсен укымыйча аерылып китмәгәннәр. Бу сүрә үзеңә һәм башкаларга сабырлык теләү сүрәсе буларак укыла.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вәл-гаср. Иннәл-иңсәәнә ләфии хуср. Илләлләзиинә әәмәнүү вә гамилүс-саалихәәти вә тәвәәсау бил-хәккый вә тәвәәсау бис-сабр".

Хөрмәтле укучыларыбыз, әгәр сезнең дә Ислам диненә кагылышлы сорауларыгыз булса, аларны газетага юллый аласыз, без сезне дөрес мәгълүмат белән таныштырырга тырышырбыз. Электрон почта адресыбыз : yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев