Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй – милли мирас

Сабантуйның мең елдан артык тарихы бар. Бу бәйрәмгә халкыбыз элек-электән зур мәгънә салган. Сабантуй – язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игенченең бераз гына булса да «тын алуы» – тәнен-бәдәнен ял иттерүе, рухын баетуы өчен ата-бабаларыбыз тарафыннан оештырылган бәйрәм. Сабантуй – җиң сызганып мал азыгы хәзерләүгә керешер алдыннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтенә дан җырлау бәйрәме.

Быелгы район Сабан туена хөрмәтле кунаклар: Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Винер Харисов килгән иде. Алар халкыбызны көтеп алган зур бәйрәм белән тәбрикләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр һәм авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куйган аграрийларны бүләкләүдә катнаштылар.

Мусабай Завод авыл җирлегенә керүче Кызыл Байракның җиләкле аланлыгы район халкы һәм кунаклар күңеленә хуш килә торган урын. Табигатьнең матур почмагында үтүче Сабантуй мәйданы тиешенчә җиһазланган, матур итеп бизәлгән. Сату павильоннарында тәкъдим ителгән төрледән төрле ризыклар, тауарлар ассортименты ягыннан төрле һәм яхшы сыйфатлы булуы белән халыкның күңелен тагын да күтәрде.

Мәйданга килүчеләрне милли тормыш-яшәешебезне чагылдырган «ишегаллары» каршы алды. «Ишегаллары»н яше-карты зур кызыксыну белән карады, күмәкләшеп фотога төшүчеләр байтак булды.

Сабан туе – гаилә, милләт бәйрәме

Быел, Россия Президенты В.Путин тарафыннан «Гаилә елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан җирлегебездә төрле дәрәҗәдәге бәйрәм чаралары уздырылып тора. Быелгы Сабантуй шушы вакыйга белән бәйләп үткәрелде. Сабан туеның тантаналы өлеше башланганчы җәмгыятьне хәрәкәткә китерүче, яшәтүче ячейка – яшь гаилә төзелү һәм буыннар чылбырын дәвам итүче сабый туу кебек шатлыклы вакыйганы үз эченә алган тамаша – театральләштерелгән күренеш эчтәлекле һәм сәнгати югарылыкта куелышы белән тамашачыны битараф калдырмады. Гаиләгә мәдхия җырлаган бу күренеш бәйрәмнең иң хисле мизгелләре булып халык күңелендә озак сакланыр.

Музыкаль композицияләр мәгънәле, бай эчтәлекле итеп оештырылуы белән мәйданга җыелган халыкны үзенә җәлеп итте. Район мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйның олы мәгънәсен тиешле дәрәҗәдә халыкка ирештерү өчен зур тырышлык куйганнар. Бәйрәм бизәге – балалар. Алар Сабан туен күңелле итеп оештыруда зур өлеш кертте – композицияләрне, концерт номерларын ихластан башкарды. Мәктәп укучылары, яшьләр, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче фольклор ансамбльләре, җыр һәм бию, хореография коллективлары тарафыннан башкарылган һәр композиция ил табынын ризыклы итүгә зур өлеш кертүче игенче, терлекче, механизаторларыбызга мәдхия җырлау, аларның фидакарь хезмәтен бәяләү, ата-бабаларыбыздан килгән бай рухи мирасыбызны чагылдыруы белән бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде.

Бәйрәмнең тарихи мизгеле – Сабантуй әләмен күтәрү. Бу вазыйфаны «Миңнехуҗина» КФХгы механизаторы Игорь Вошенков һәм спорт мастеры, билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы һәм дөнья кубогы иясе, 2023 ел Сабантуеның абсолют батыры Илназ Рамазанов күтәрделәр.

Ил табыны муллыгына зур өлеш кертүчеләр

Халык – мәйданга агыла. Милли моңнар мәйдан өсләренә сыеша алмыйча тирә-якка тарала. Бәйрәмне алып баручылар халыкны Сабантуй белән котлый һәм тантаналы мизгел – 2024 ел Сабан туе ачык дип игълан ителә.

Район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров бәйрәмгә җыелган халыкны, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде. Аннары җирлегебездә башкарылган эшләргә кыскача гына тукталды, ил табынын ризыклы итүдә Тукай районы хезмәтчәннәренең саллы өлеш кертүен ассызыклады: «Районыбызда язгы чәчү, сабан эшләре уңышлы төгәлләнде. Басу-кырларыбыз – өметле. Быел 80700 гектар сөрү җирләренең 37800 гектарына – бөртеклеләр, 10800 гектарга – техник, 10800 гектарга – азык культуралары чәчелде. Район биләмәсендә төрле милек формасындагы 119 авыл хуҗалыгы оешмасы, 6 авыл хуҗалыгы кооперативы, 14 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, шул исәптән 2 агрофирма һәм 97 крестьян-фермер хуҗалыгында 4 меңнән артык кеше эшли. Ел дәвамында шәхси хуҗалыклар 145 млн. сумлык продукция җитештерде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары 30 млрд. сумлык товар җитештереп сатты. Бүгенге көндә тәүлегенә 87 тонна сөт савыла. Республика күләмендә җитештерелгән итнең 36 % ы безнең районга туры килә. «Чаллы бройлеры», «Тукай племрепродуктор»ы, “Инкубатор”, Россия күләмендә орлык җитештерү буенча әһәмиятле урын тоткан «Кама» агрофирмасы орлык заводы, «Кама беконы», «Икмәк продуктлары комбинаты» азык-төлек җитештерү һәм сәнәгать җитештерүенең гомуми күләменә зур өлеш кертә. Районыбызда ел саен 150 мең кв.метрдан артык торак файдалануга тапшырыла.

Сабантуй – намуслы хезмәт өчен бүләк. Бүген без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Сабантуй – тырыш хезмәткә бәя бирү, алдынгыларны бүләкләү, күңел ачу – җыр-бию, ат чабышы, милли көрәш, төрле уеннар һәм дус, туганнар белән күрешү бәйрәме. Ел буе көтеп алган милли бәйрәмебезне күңел күтәренкелеге белән уздырыйк. Икмәк – игенченең көнне төнгә ялгап эшләгән тырыш хезмәте. Быелгы Сабантуй күңелегездә матур хатирә булып сакланып калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Милли бәйрәмебез сезгә игелекле эшләр башкаруда көч-куәт өстәсен – хезмәттә яңа уңышларга рухландырсын», – диде һәм авыл хуҗалыгы тармагында алдынгылыкны яулаган фидакарьләрне бүләкләү өлешен башлап җибәрде. Кыр батырларына, алдынгы механизаторларга һәм сыер савучыларга, фермерларга ихластан рәхмәт хисләрен белдерү, аларның намуслы хезмәтенә югары бәһа бирү – бүләкләү бик матур итеп оештырылуы белән күңелгә хуш килде. Сабан туенда фидакарь хезмәтләре өчен җитештерү предприятиеләре директорлары, авыл җирлеге башлыклары, муниципаль хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте югары бәяләнде. Милли көрәш ветераннары: Айрат Гыйлаев, Ильяс Гыйлаев, Рәкыйп Хәмитов, Рафаэль Әхмәтҗановларга рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев