Барыгызны да бүгенге олуг милли бәйрәмебез - Сабантуе белән котлыйбыз!
Тукай районы Сабантуе бүген Кызыл Байрак авылында узды. Бәйрәмебезнең кунаклары әлбәттә җирле халык, райондашларыбыз, кунакларыбыз. Шулай ук, Тукай районы халкыфн бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Хәнифов Фәрит Мөдәррис улы һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Салахов Фәрид Шавкат улы килделәр.
Сабантуйның иң күңелле мизгеләреннән булган – авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлау тантанасы.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгыныӊ Мактау грамотасы белән Галимова Тәскирә Гомәр кызы «Чаллы-Бройлер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенеӊ 1 нче ашханә эшчесе бүләкләнде.
Татарстан Республикасыныӊ Атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре исеме Әхмәтгалиев Альберт Котдус улына «Тукай водоканалы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенеӊ баш инженерына бирелде.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале Гәрәев Эдуард Рәкыйп улы Күзкәй авыл җирлеге башлыгына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте Шәфигуллин Рифкать Минвәли улы «Тукайагрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директорына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты Колузаев Юрий Леонидович «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте трактористына тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты Хөснуллин Газинур Әбүзәр улы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультантына тапшырыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты Ханова Айгөл Ренат кызы, Ханова Айгөл Ренатовна крестьян-фермер хуҗалыгы тапшырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты Вәҗиева Фәйрүзә Фаяз кызы район ветераннар (пенсионерлар) һәм инвалидлар оешмасы рәисене тапшырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән Федоров Владислав Георгиевич. Хөснуллин Илфат Зиннурович крестьян-фермер хуҗалыгы электромеханигы бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән Шәйдуллин Илгиз Хәернас улы «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенеӊ тракторист-машинисты бүләкләнде.
Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты Сәлимова Флүдә Мирзанур кызы Боерган авылы китапханәсе мөдирене тапшырылды.
Башкарма комитеты Җитәкчесенеӊ Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Фәрвәева Фирузә Мөсәвир кызы Иске Абдул урта мәктәбенеӊ биология укытучысы.
Мифтеева Гөлүзә Зәкәрия кызы Мусабай-Завод фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры.
Гарипова Резеда Рәвис кызы «Гиндукуш» сугышчан дан» музее директоры.
Исмәгыйлова Гөлнур Рәфкать кызы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.
Шабакаева Айгөл Рафик кызы «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы социаль координаторы.
Мозаффаров Нияз Илдус улы Полиция подполковнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлегенең полиция өлкән участок уполномоченные бүләкләнде.
Миннекаев Риф Сабир улы Коммуналь челтәрләр җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.
Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев бүләкләрен Фәрид Салахов тапшырды:
Вошенков Игорь Анатольевич - КФХ "Миннехуҗин" Рәхмәт хаты һәм суыткыч тапшырылды.
Фәрдиев Ринат Дәүләтбай улы - «Ирек» җитештерү кооперативы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Рәхмәт хаты һәм телевизор бирелде.
Кудряшова Анастасия Андреевна - «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Рәхмәт хаты һәм кер юу машинасы белән бүләкләнде.
Нет комментариев