Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Руль артында исерек, арыган машина йөртүчеләр, гамьсез җәяүлеләр: юл-транспорт һәлакәтенең канлы статистикасында кем гаепле?

ЮХИДИ башлыгы белән әңгәмә - аварияләрнең төп сәбәпләре, ата-аналарның ваемсызлыгы һәм гамьсезлек өчен түләргә туры килгән бәяләр турында.

Юллар – ул көн саен меңләгән кеше хәрәкәт итә торган заманча дөнья артериясе. Ләкин агым көчлерәк булган саен, хата бәясе дә югарырак була. Һәр борылыш, кагыйдәләрне санга сукмау гаепле кешенең генә түгел, гаебе булмаган кешеләрнең дә гомерен мәңгегә үзгәртәчәк фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.  Юлларда куркынычсызлык – ул сүз генә түгел, ә безнең һәрберебездә: машина йөртүчедә, җәяүледә, ата-анада ята торган җаваплылык.

Ни өчен, җәзаларны катгыйландыруга һәм профилактик чараларга карамастан, аварияләр гомерләрне алып китүен дәвам итә? Бу куркыныч саннарда кем гаепле? Юллар куркынычсызрак булсын өчен безнең һәрберебез нәрсә эшли ала?

Бүген без бу мәсьәләләрне Тукай районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Илнар Каюмов белән сөйләшәчәкбез. Ул китергән статистика сискәндерә, ә реаль вакыйгалар уйланырга мәҗбүр итә.

Илнар Минәхтәмович, быел республика юллары никадәр куркыныч?

— 2025 елның 7 аенда Татарстанда 1755 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән – 163 кеше һәлак булган һәм 2138 кеше яраланган! Июльдә генә дә – 327 авария, аларда 39 кеше һәлак булган, ә 370е төрле тән җәрәхәтләре алган. Ә Тукай районында июль аенда гына 8 юл-транспорт һәлакәте, 12 кеше һәлак булды.

Нинди хокук бозулар ешрак үлемгә китерә?

– Каршы як юлга – “встречка”га чыгу! Ел башыннан шуның аркасында 56 кеше һәлак булган, 223 зыян күргән. Июльдә – тагын 14 үлем. 9 июльдә Тукай районында булган фаҗига барысын да тетрәндерде.  "Лада"ның яшь йөртүчесе “узып китү тыелган” билгесен игътибарсыз калдырган һәм каршы як полосага чыккан.  "Фольксваген" машинасы белән капма каршы бәрелешү дүрт кешенең гомерен өзде: машина йөртүче үзе, аның хатыны, ике яшьлек баласы һәм икенче машина пассажиры һәлак булды. Өчесе, шул исәптән бер бала хастаханәгә озатылды (искәрмә: каршы юл полосага чыккан өчен җәза беренче тапкыр 7500 ₽ штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Кабат эләккән очракта инде 1 елга мәхрүм итү яки җинаять җаваплылыгы (3 елга кадәр төрмә + автоны конфискацияләү каралган).

Машина йөртүченең хәле авариягә ничек йогынты ясый?

 – Аварияләр арыган килеш руль артында йөрү аркасында да килеп чыга. Шул сәбәпле ел башыннан 5 юл-транспорт һәлакәте, 2 үлем, 4 зыян күрүче теркәлгән.  Мисал өчен 28 июльдә Буа районында "Киа" йөртүчесе,   руль артында йоклап китә һәм нәтиҗәдә йөк машинасына бәрелә. Аның 20 яшьлек кызы һәлак була.

Исерек килеш машина белән идарә итү аркасында ничә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән?

– Ел башыннан республикада 99 авария теркәлгән, 14 кеше һәлак булган, 136 кеше яраланган. Тукай районында исерекләр катнашында 3 юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше һәлак булды. Шуларның берсе 30 июльдә, анда исерек 46 яшьлек ир-ат (канда алкоголь – 1,306 мг/л) идарә итүне башкара алмый, киртәгә килеп бәрелә. Аның пассажиры (62 яшь) һәлак була.

–  Балалар белән юл-транспорт һәлакәте буенча нинди статистика?

– Татарстанда балалар катнашы белән 271 авария булган, 7 һәлак булучы, 291 зыян күрүче. Тукай районында бу айларда юл-транспорт һәлакәтендә 4 бала зыян күрде. Кызганычка каршы, берсе һәлак. Һәлак булган 7 баланың 6сы пассажир! Алабуга һәм Кайбыч районында коточкыч хәлләр. 27 июнь көнне Алабугада (10 яшьлек) бер кыз тиешсез урында юлны аркылы чыкканда аны бәрдереп үтерәләр. 16 июльдә Кайбыч районында мопедта утырган яшүсмер (14 яшь) "КамАЗ"га юл бирми, нәтиҗәдә ике бала хастаханәгә озатыла. Минем ата-аналарга ихлас киңәшем, автокресло сезнең машинада мәҗбүри атрибут булсын.  Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз, балалар сезнең үз-үзегезне тотышыгызны кабатлый бит.

Балаларны яклау өчен нинди эшләр башкарыла?

 – Рейдлар, әңгәмәләр, тикшерүләр. Әмма иң беренче чиратта – ата-аналарның җаваплылыгы! Игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез – бу кагыйдәләр генә түгел, бу тормышны яклау. Руль артында эчмәгез – бер хата язмышны җимерә. Сезне өйдә көтәләр. Ардыгызмы? Ял итегез! Барып җитмәгәнче соңга калу хәерлерәк.

–  Илнар Минәхтәмович, аварияләрне киметү өчен нинди чаралар күрелә?

– Көн саен бирелгән хезмәт биремнәре нигезендә экипажлар авария участокларында хезмәт итә, беренче чиратта исерек йөртүчеләрне профилактикалау, узып китү кагыйдәләрен бозу, куркынычсызлык каешлары һәм җәяүлеләр кагыйдәләрен бозу буенча. Ай саен юл-транспорт һәлакәте анализыннан чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның фото-видеофиксациясе приборлары куела.

Юл иң кечкенә хаталарны да гафу итми. Безнең район юллары куркынычсызлыкка ничек тикшерелә?

— Без торак пунктлар эчендә узучы төбәк әһәмиятендәге юллар участокларын тикшерәбез, нәтиҗәдә, юлларның баланс тотучысына яктыртуны төзекләндерү кирәклеге турында мәгълүмат җибәрәбез. Ел башыннан юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең 7 утырышы үткәрелде, шуларның 3се планнан тыш, 2се район җитәкчеләре катнашында. Мәгълүматны һәрвакыт җитәкчелеккә җиткерәбез һәм контрольдә тотабыз.

Илнар Минәхтәмович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Әлеге саннар республика халкын уйланырга мәҗбүр итәр дип өметләнәбез.

 

Бу әңгәмәдән соң саннар статистика гына булып тоелмый. Һәм төп сорау  «Кем гаепле?»,  «Мин нәрсәне үзгәртә алам?». Җавап гади: үзегездән башлагыз. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтегез. Үзләрен һәм башкаларны куркыныч астына куючыларны туктатыгыз. Тормыш – ул лотерея түгел. Юлда уйнамагыз.

 

 Безнең районда юл-транспорт һәлакәте статистикасы:  2024 елның 7 аенда районыбыз юлларында 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 кеше һәлак булган, 56 кеше яраланган, алар арасында 4 бала. Кызганычка каршы, бер бала һәлак булган.  Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында 44 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше һәлак булган, 56 кеше зыян күргән, шул исәптән 7 бала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев