Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руль артында янә исерекләр

Өченче февраль көнне кичке сәгать сигезләр тирәсендә Тукай районының Куады авылында яшәүче 1995 елда туган машина йөртүче туктатыла. «ВАЗ-21124» машинасы белән идарә иткән әлеге гражданин исерек булып чыга.

Моны алкотектор җиһазы да раслап, канда булган алкогольне 1,380 мг/л. күләмдә булуын  күрсәтә. Машина йөртүче шунда ук автомобиль белән идарә итүдән азат ителә һәм аңа карата РФсенең административ хокук бозулар турындагы Кодексның 1 өлешендәге 12.8. статьясы кулланылып, административ протокол төзелә. Хокук бозучының транспорты исә махсус стоянкага урнаштырылды, дип хәбәр итте РФсе Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев