Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов район башлыклары чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиеш диде

Авыл хуҗалыгы министры орыкларны тагын бер кат аралауга аеруча игътибар итәргә өндәде. Татарстан Хөкүмәте Йортында барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов район башлыклары киләчәк чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиеш дип әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. "Ашламалар, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү, механизаторларны...

Авыл хуҗалыгы министры орыкларны тагын бер кат аралауга аеруча игътибар итәргә өндәде.

Татарстан Хөкүмәте Йортында барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов район башлыклары киләчәк чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиеш дип әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Ашламалар, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү, механизаторларны әзерләү - бөтен бу система төгәл эшләргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2018 елгы чәчү кампаниясе барышы турында хәбәр итте.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, чәчүгә әзерләнгәндә, туфракта дымлылыкны саклап калу мөһим. Беренче чиратта вакытында һәм сыйфатлы тырмалау әһәмиятле.

Авыл хуҗалыгы министры орыкларны тагын бер кат аралауга аеруча игътибар итәргә өндәде. "Без иң көчле орлыкларны гына чәчәргә тиеш. Шулай ук орлыкларны әзерләгәндә, үсемлекләрне үстерүче стимуляторларны куллану да бик әһәмиятле. Бәясе зур түгел, 40-150 сум тирәсе, ә нәтиҗәлеге югары. Хуҗалыклар җитәкчеләрен һәм белгечләрен эштә әлеге мәсьәләләргә игътибар итүләрен сорыйм", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов чәчү эшләренә бирелгән бюджет ярдәме турында да хәбәр итте. "Көз көне республика бюджетыннан хуҗалыкларга уҗымнарга минераль ашламалар өчен 1 млрд сум тирәсе ярдәм күрсәтелде. Башка ярдәм дә күрсәтелә. Кредитларны җәлеп итү өлкәсендә җитди эш алып барыла", - диде ул.

Министр хәбәр иткәнчә, бүген республикада гектарына 40 килограммнан минераль ашлама тупланган. Былтыргы кебек иң күп күләмдә ашламаны Зәй, Сарман, Тәтеш, Тукай, Әтнә һәм Актаныш районнары туплаган - гектарына 60-110 кг. Республикада игенчелекне биологияләштерү программасы эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев