Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсенә татар мәдәниятен хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт әйтте

Бу хакта ул Max каналында язган.

Җылы сүзләр Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевның «Яктылык» татар телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе өчен заманча бина төзү карары турында сөйләвенә җавап итеп әйтелде.

«Самара өлкәсе күршеләребезгә төбәктә яшәүче барлык милләтләргә шундый игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт», – дип язды Миңнеханов.

Искәртик, соңгы халык санын алу буенча Самара өлкәсендә 94 452 татар яши, бу төбәк халкының 3,18 процентын тәшкил итә. 2010 елдан Самара өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев