Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов район Мәгариф идарәләре башлыкларына яңа машиналар тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәткәрләргә 49 яңа LADA Vesta автомобиле ачкычларын тапшырды. Эш машиналарын муниципалитетларның Мәгариф идарәләре һәм бүлекләренең җитәкчеләре кабул итеп алды. Тантана ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта узды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте

«Яңа уку елы алдыннан күркәм бер гадәт бар – бүләк тапшыру. Мәгариф системасы муниципалитетлар һәм шәһәр округларының Мәгариф бүлекләренә таяна. Әлбәттә, сезнең мобильлек һәм эшегезнең нәтиҗәлелеге күп яктан транспортның булуына бәйле, ул тагын да оперативрак эшләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде Миңнеханов.

Педагогларның 2017 елда узган август киңәшмәсе кысаларында муниципаль районнарның Мәгариф идарәләренә 49 LADA Largus автомобиле тапшырылган иде. Интенсив файдалану нәтиҗәсендә алар инде үз ресурсларын сарыф итеп бетерде. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика җитәкчелегенә машиналар паркын яңарту үтенече белән мөрәҗәгать итте.

«Заманалар авыр, керемнәр, чыганаклар белән дә хәл катлаулы. Әмма төп проблема – машинаның мондый моделе чикле булуында иде. Мәскәүдә якташларыбыз эшли, кирәк чагында алар безгә ярдәм итә», - дип искәртте ТР Рәисе.

Тантана ахырында ул педагогик хезмәткәрләрне яңа уку елы белән котлады. «Без бүген үз эшебезнең нәтиҗәләрен күрмибездер, мөгаен. Әмма республикабызның киләчәге – үсеп килүче буын өчен нәрсә дә булса эшли алуыбызда», - дип белдерде Миңнеханов.

Шушы сүзләрдән соң республика җитәкчесе мәгариф һәм фән министрына автомобильләргә символик ачкыч тапшырды.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципалитет башлыклары катнашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев