Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында төзелеп килүче кошчылык фабрикасын тикшерергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Питрәч районында төзелә торган кошчылык фабрикасы буенча вәзгыятьне тикшерергә кушты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Питрәч районында төзелә торган кошчылык фабрикасы буенча вәзгыятьне тикшерергә кушты. Бу хакта Лилия Галимова хәбәр итә.
«Питрәч районы халкыннан Татарстан рәисенә кошчылык фабрикасы төзелеше белән бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә вәзгыятьне тикшерергә һәм хисап бирергә кушты», – диелә хәбәрдә.
«Вечерняя Казань» газеты хәбәр иткәнчә, Казан тирәсендәге торак пунктларның яшәүчеләре «Ак Барс» кошчылык фабрикасы агулар дип борчыла. Якын-тирә авыл халкы объектны башка урынга төзергә кирәк, дип саный – зыянлы чыгарынды һәм сасы ис киләчәк дип курка. Шунысы да билгеле, бройлер үрчетү цехы заманча экологик стандартларга туры китереп проектланган, табигатьне саклау законнары үтәлешен тәэмин итә торган технологияләр кулланылачак. 25-30 эш урыны булдырылыр дип көтелә. Инвестиция күләменең 2,4 миллиард сум булуы фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев