Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия көнендә авыл җирлекләрендә футбол уеннары да, автойөреш тә булып үтте

Россия көнен авыл җирлекләрендә массакүләм төрле-төрле бәйгеләр, бәйрәм концертлары, спорт чаралары үткәреп каршы алдылар. Редакциябезнең электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) килгән хатлар шулар турында сөйли.

Россия көне уңаеннан, Түбән Суыксу авылының спорт мәйданчыгында, «Прайм Лига-2016» партия проекты кысаларында, мини-футбол буенча ярышлар булып үтте. Чараны «БЕРДӘМ РОССИЯ» cәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Әбделмәнова ачып җибәрде. Футбол уеннарының катнашучыларына, шулай ук барлык җанатарларга да Россия әләме сурәте белән махсус тасмалар таратылды. Җиңүчеләргә «БЕРДӘМ РОССИЯ» cәяси партиясенең җирле бүлеге исеменнән дипломнар тапшырылды.

Кнәз авылында «Россия - минем Ватаным» дип исемләнгән чара үткәрелде. Анда җирлек халкы, яшүсмерләр, яшьләр, мәктәп укучылары һәм балалар актив катнашты. Бәйрәм чарасын тантаналы рәвештә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев ачып җибәрде. Соңыннан тәбрикләү сүзләре белән Министрлар кабинетыннан район кураторы вәкиле Рамил Фәттахов, район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова чыгыш ясадылар. Концерт җирлекнең «Надежда» ветераннар хоры башкаруындагы «Ветераннар гимны» белән башланып китте. Соңыннан «Триколор» дип аталган патриотик акция үткәрелде. Волонтерлар җыелганнарга бәйрәм турында язылган махсус буклетлар, Россия әләме төшерелгән тасмалар тараттылар. Бәйрәмебез исә Россия көненә багышланган велойөреш белән тәмамланды, дип хәбәр итә безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Комсомолец поселогында, Россия көне уңаеннан, «Русь-матушка» дип исемләнгән тематик викторина үткәрелде. Чарага җыелган балалар Россия Гимнын башкарды, викторина сорауларына бергәләшеп җаваплар эзләде. Сабыйларга аеруча «Конституция» сүзеннән төрле-төрле сүзләр уйлап табу бәйгесе ошады. Соңыннан исә яшүсмерләр күп кенә мавыктыргыч уеннарда һәм массакүләм флэш-мобта катнашты, дип хәбәр итә безгә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.

Сүз уңаеннан, мондый чаралар Иске Җирекле, Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Калмия, Боерган, Борды, Мусабай-Завод, Иске Абдул, Сәет, Шилнәбаш, Куады, Әҗмәкәй, Новотроицкое авылларында, Круглое Поле һәм Яңа поселокларында да үткәрелде. Балалар өчен бу көнне мавыктыргыч уеннар, кызыклы викториналар тәкъдим ителде. Теләге булганнар рәхәтләнеп саф һавада үткәрелгән бәйгеләрдә көч сынашты. Әле күп кенә авыл җирлекләрендә велосипедларда һәм автомобильләрдә йөрешләр дә уздырылды. Яшүсмерләр Россия әләмен тотып, җирлек буенча әйләнде. Мондый төр акцияләр яшүсмерләрдә илебезгә карата патриотик рух, хөрмәт тәрбияләргә, дәүләт символларын популярлаштырырга, җәмәгать культурасын булдырырга ярдәм итә.

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев