Агымдагы елның беренче яртыеллыгында тукайлылардан Роспотребнадзор идарәсенә 16 шикаять кабул ителгән. Бу турыда һәр дүшәмбе уза торган традицион аппарат киңәшмәсендә Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Гыйрфанов хәбәр итте. Район халкы начар ис чыгаручы предприятиеләр эшчәнлегеннән, кулланучыларның хокуклары бозылудан, эчә торган су сыйфатыннан, чүп контейнерлары булмавыннан һәм башкалардан зарлана. Ә шикаять...
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында тукайлылардан Роспотребнадзор идарәсенә 16 шикаять кабул ителгән. Бу турыда һәр дүшәмбе уза торган традицион аппарат киңәшмәсендә Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Гыйрфанов хәбәр итте.
Район халкы начар ис чыгаручы предприятиеләр эшчәнлегеннән, кулланучыларның хокуклары бозылудан, эчә торган су сыйфатыннан, чүп контейнерлары булмавыннан һәм башкалардан зарлана. Ә шикаять язучыларның биштән бере ТЭМПО заводыннан чыгучы көчле тавыштан ризасызлык белдерә. Әҗмәкәй һәм күпбалалы гаиләләр өчен төзелгән Подсолнухи поселоклары халкы зары нигезендә лаборатор тикшеренү уздырылган һәм заводдан чыккан тавышның норма таләпләреннән артык булуы ачыкланган. Бүгенге көндә ТЭМПО завыды, суд карары нигезендә, үзенең эшчәнлеген туктаткан. Хәзер биредә тавышны киметүче җайланмалар урнаштыру эшләре бара.
Нет комментариев