Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рособрнадзор БДИга әзерләнгәндә рәсми чыганаклардан гына файдаланырга чакыра

БДИны уздыру тәртибе, расписаниесе, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җаваплар Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге сайтында бар. Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) һәм ТДИ (төп дәүләт имтиханы) тапшырачак укучыларны сынауларга әзерләнгәндә рәсми мәгълүмат чыганакларыннан гына файдаланырга чакыра. БДИны уздыру тәртибе, расписание, нәтиҗәләрне...

БДИны уздыру тәртибе, расписаниесе, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җаваплар Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге сайтында бар.

Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) һәм ТДИ (төп дәүләт имтиханы) тапшырачак укучыларны сынауларга әзерләнгәндә рәсми мәгълүмат чыганакларыннан гына файдаланырга чакыра.

БДИны уздыру тәртибе, расписание, нәтиҗәләрне җиткерү вакыты турында, шулай ук еш бирелә торган сорауларга җавапларны Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте сайтыннан һәм бердәм дәүләт имтиханы рәсми мәгълүмат порталыннан табарга була.

Реклама

9нчы сыйныфлар өчен шундый ук мәгълүматлар ДЙА (дәүләт йомгаклау аттестациясе) рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылган.

БДИ һәм ТДИны төгәл бер төбәктә уздыру турындагы мәгълүматны төбәк мәгариф идарәсе мәгълүмат чыганакларыннан карап була.

БДИ тикшерү-бәяләү материалларын төзүчеләрнең соңгы яңалыкларын һәм тәкъдимнәрен Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең социаль челтәрләрдәге "ВКонтакте", Facebook, YouTube битләреннән укырга һәм карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X