Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ришвәтчелек – балалар рәсемнәрендә

Район хакимиятендә «Намус белән яшәргә кирәк!» дип исемләнгән республикакүләм коррупциягә каршы иҗат бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. Барысы бергә бәйгегә районыбызның 9 мәктәбеннән 16 эш тәкъдим ителгән иде.

Бөтен иҗат эшләреннән комиссия әгъзалары номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләделәр. Нәтиҗәдә, республикакүләм ришвәтчелеккә каршы булган бәйгенең муниципаль җиңүчесе итеп, кечкенәләр категориясендә, Кече Шилнә авылыннан Злата Зайцева (җитәкчесе Н. Шәрипова) билгеләнде. Шул ук «Рәсем» номинациясендә икенче һәм өченче урыннарда Борды авылыннан Валерия Утяшова (Е. Маслова) белән Мәләкәстән Азалия Әхмәдиева (О. Оленева) калды. Урта яшьтәгеләр категориясендә беренче урынны Сәмәкәй авылыннан Гүзәл Әбзәлетдиновага (Р. Вәлиева) бирделәр. Икенче урын Кече Шилнә авылыннан Дарья Крапивинага (В. Костромина) бирелде. Өченче урында Сәмәкәйдән Эмилия Микалина (Р. Вәлиева) калды. «Видеоролик» номинациясендә иң яхшылар дип Борды (җитәкчесе Е. Маслова) белән Шилнәбаш авылларының урта мәктәпләре (Н. Атоманова) табылды. «Аппликация» номинациясендә Мәләкәс авылыннан Вероника Савдиряковага (О. Оленева) һәм Бордыдан Валентин Черновка (Ю. Утяшов) тиңнәр булмады. Җиңүче балаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев