Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифкат Салих улы Салихов

Кинәт яшен суккандай авыр хәбәр җаннарны тетрәндерә. Арабызда яшәп, район хуҗалыгын, бигрәк тә терлекчелек тармагын үстерүгә бөтен көчен, белемен һәм сәләтен багышлаган, озак еллар районның һәм хуҗалыкларның баш ветеринария табибы булып эшләгән оста оештыручы һәм белгеч Рифкат Салих улы Салихов арабыздан китеп барды. Рифкат Салихов 1937 елның 28 ноябрендә Күзкәй...

Кинәт яшен суккандай авыр хәбәр җаннарны тетрәндерә. Арабызда яшәп, район хуҗалыгын, бигрәк тә терлекчелек тармагын үстерүгә бөтен көчен, белемен һәм сәләтен багышлаган, озак еллар районның һәм хуҗалыкларның баш ветеринария табибы булып эшләгән оста оештыручы һәм белгеч Рифкат Салих улы Салихов арабыздан китеп барды.

Рифкат Салихов 1937 елның 28 ноябрендә Күзкәй авылында игенче гаиләсендә туа. Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, 1955-1960 елларда Казан ветеринария институтында укый. Хезмәт юлын Алексеевск районы Бутлеров исемендәге совхозда мал табибы булып башлый. Бер елдан соң аны Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укытучы итеп чакыралар.

1968-1974 елларда Чаллы районының, 1974-1977 елларда Чаллы яшелчә-сөт совхозлары трестының, «Камский» совхозының баш ветеринария табибы булып эшләде. Нәсел эше һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча хуҗалыкара берләшмә җитәкчесе буларак терлекләрнең нәселен яхшыртуга, яңа технологияләр кертүгә зур тырышлык куйды. Йогышлы авыруларга карата нәтиҗәле чаралар кулланды.

Хөкүмәтебез Рифкат Салих улы Салиховның хезмәтен югары бәяләде. Ул Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы исеменә лаек булды. КамАЗ төзелеше ударнигы билгесе һәм фикадарь хезмәте медаль белән бүләкләнде.

Рифкат Салих улы Салиховның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

В.Г. Хаҗиев, Х.Г. Сабитов, Р.М. Шәйхаттаров, Ә.Ә. Әбделмәнов, Ф.Г. Вилданов, Т.Н. Сиврюк, Г.Г. Хәйруллин, Г.С. Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев