Рәхмәтле һөнәр ияләре минем авылдашларым
Бәла аяк астында, дигәндәй, берчакны машина һәлакәтенә очрап, аягым нык җәрәхәтләнде, култык таягы белән дә йөри алмаслык хәлдә идем. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә салдылар. Травматология белгечләре сөякләремне җыйнап, катлаулы операция ясадылар, аларга мең рәхмәтле мин, шактый вакыт күзәтү астында булып дәваландым. Дәвалаучылар арасында ягымлы шәфкать туташы - авылдашым Нәсимә Мөхәммәтшинаны...
Нәсимәдән сеңлесе Вәсимә турында сорашып алдым: ул апасы үрнәгендә медицина училищесы тәмамлап, күп еллар Чаллының икенче хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли икән. Никадәр авыруларны дәвалаган да, никадәр рәхмәтләргә ия булган!
Палатада ятканда кечкенә генә авылым Оргыдыдан чыккан, халык сәламәтлеге өлкәсендә эшләүче авылдашларымны барладым. Шактый саллы сан килеп чыкты: 20дән артык медицина хезмәткәрләре булуы ачыкланды. Шулар арасында танылган табиб - реаниматолог-анестизиолог Таһир Харис улы Шәйхетдиновны әйтергә була. 70нче еллар уртасында Таһир абый Казан медицина институтын тәмамлап, Минзәлә, Тукай районы, Чаллы хастаханәләрендә күп төрле операцияләр ясауда катнаша, савыктыручы буларак авырулардан мең рәхмәт сүзләре ишетә. Бу табиб өчен искиткеч зур бәя бит! Таһир абыйның сеңлесе Мәгъмүрә апа да абыйсы һөнәрен сайлый. Урта медицина белеме белән фельдшер булып, Минзәлә районында, Чаллыда эшли, хәзер Казанда Республика үзәк хастаханәсендә хезмәт итә.
Сәламәтлек өлкәсендә эшләүче авылдашларым апалы-сеңелле Рәмзия Тәхәбиева, Рәҗибә Фәхриисламова, Роза Исламовалар белән хаклы горурланам. Кайда гына яшәп эшләсәләр дә - Сәмәкәйдәме, Яр Чаллыдамы, Азнакайдамы ак халатларына тап төшермиләр. Шәфкать туташлары апалы-сеңелле Гөлфия Хөсәенова, Маһия Гулееваны «Татарстан» совхозы поселогы халкы бик яратып, 40 елга якын участок шифаханәсендә эшләгәнгәдер инде, «безнең докторларыбыз» дип рәхмәт хисләре белән искә алалар.
Чаллы шәһәренең кан бирү үзәгендә эшләүче Гөлүзә Шәрипова, Тукай районы шифаханәсе хезмәткәре Фәйрүзә Хөсниева кебек авылдашларым турында да җылы сүзләр генә ишетәбез. Аларның һәркайсын якынлашып килүче медицина хезмәткәрләре көне белән котлап, ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим.
Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев