Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикакүләм бәйгедә райондашыбыз Светлана Рогова лаеклы җиңү яулады

Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат үзәгендә «ТРның балигъ булмаганнар арасында эшләүче иң яхшы иҗтимагый тәрбиячесе» дип исемләнгән II республикакүләм бәйгесенең карап алу этабы үтте. Конкурста Яр Чаллы шәһәренең Автозавод, Үзәк, Комсомол районнарыннан, шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мамадыш һәм Тукай районнарыннан балигъ булмаганнар арасында эшләүче...

Катнашучылар жюри әгъзаларына визит карточкасын (үз-үзең белән кыскача таныштыру, эшең, яраткан шөгылең турында сөйләү) тәкъдим иттеләр һәм соңыннан алар белән балигъ булмаганнар арасында эшләүнең нечкәлекләренә басым ясап, махсус әңгәмә оештырылды, бер темага кагылышлы сораулар бирелде. Монда мәсьәләгә карата иҗади якын килүлек, тапкырлык, үзенчәлек бәяләнде.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да катнашу сертификатлары, ә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.

Шуны да әйтергә кирәк: республикакүләм бәйгедә җиңү яулаганнарны 2018 елның гыйнвар аенда Казан шәһәрендә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең оешуына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган олы чарада бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең район бүлеге баш белгече, җаваплы сәркатип Гөлнара Хөснетдинова.

Фото Г. Хөснетдинова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев