Республика программасы кысаларында Тукай районында 21 ишегалды яңарачак
Тукай районында быел республика программасы кысаларында 21 ишегалдын яңартачаклар.
Эшләр Борды, Биклән, Мәләкәс, Шилнебаш, Мусабай Завод авылларында, Комсомлец hәм Сосновый Бор поселогларында башкарылачак.
Шуны да әйтергә кирәк, барлыгы исә быел Татарстанның 36 җирлегендә 960 территорияне матурлаячаклар. Исегезгә төшерәбез, республикада ишегалларын яңарту программасына 2019 елда ТР Президентны Рөстәм Миңнеханов нигез салды. Әлеге вакыт эчендә 7000гә якын объектта эш башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев