Районда бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын алдан биреп карау үткәрелде. Әлеге имтиханнарның соңгысы 12 март көнне узды. Имтихан эшләрен Казан шәһәрендә белгечләр тикшерәчәк, аларның нәтиҗәләре ике атнадан билгеле булачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан, рус теленнән һәм сайлап алган фәннәрдән БДИ һәм ТДИ биреп карадылар. IX сыйныф укучылары быел мәҗбүри...
Районда бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарын алдан биреп карау үткәрелде. Әлеге имтиханнарның соңгысы 12 март көнне узды. Имтихан эшләрен Казан шәһәрендә белгечләр тикшерәчәк, аларның нәтиҗәләре ике атнадан билгеле булачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан, рус теленнән һәм сайлап алган фәннәрдән БДИ һәм ТДИ биреп карадылар. IX сыйныф укучылары быел мәҗбүри рәвештә өстәмә ике фән сайлап алырга тиеш. Быел сайлап алынган фәннәр буенча төп дәүләт имтихан нәтиҗәләре аттестаттагы билгеләргә тәэсир итмиячәк. Киләсе елдан исә ТДИ билгеләре аттестатка төшереләчәк. XI сыйныф укучылары үзләре сайлап алган уку йортлары таләп иткән өстәмә фәннәрдән БДИ тапшыралар. Укучы күпме тели, шул кадәр өстәмә имтихан тапшыра ала. Әгәр бер өстәмә имтихан да кирәк булмаса, мәҗбүри булган математика фәненнән һәм рус теленнән генә БДИ бирә.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев